ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Каравылчыны сыер бозаулатырга өйрәтәләр


Ветеринария серләренә мал табибларын гына түгел, тормышы терлекчелек белән бәйле һәр һө­нәр иясен дә төшенде­рәләр. Алай гына да түгел, моңа кадәр мал табиблары Казанга килеп белем­нәрен арттырып китсә, хәзер Казан дәүләт ветеринария академиясе укытучылары үзләре районнарга барып укыта башлаган. 

32
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев “ВТ” газетасы хә­бәрчесенә сөйләвенчә, бү­генгә мондый укулар рес­пуб­лика­ның 13 районында оештырылган. Укуның беренче атнасы теория өлеше булса, икен­че­сендә практик гамәлләр уздырыла.


– Биредә күпләп мал тоткан, дүрт-биш сыер асраган кеше дә белемнәрен ныгытырга мөмкин. Терлек авырулары, кайсы очракта нинди ярдәм күрсәтергә кирәк­леген белеп торсалар үзлә­ре­нә дә яхшы бит. Бу яктан аеруча төньяк – Кукмара, Балтач, Арча кебек район халкы актив. Анда хәтта төнге каравылчылар да укыды. Сыерларның 70 проценты төнлә бозаулый бит. Мон­дый вакытларда алар­ның ярдәме бик кирәк, – ди Айрат Гәрәев.


Күптән түгел генә шундый укулар Менделеевск районында узган. Район­ның баш ветеринария табибы Наил Кәлимуллин әй­түен­чә, анда 20 кеше бе­лемнәрен арттырган.


– Без ветеринария белеме булмаган, ләкин мал бе­лән эшли торган ке­ше­ләрне укыттык. Шулай ук яңа эш башлап җибәрүче фермерлар, сыер савучылар, механизаторлар, бозау караучылар, тер­лек­челәр дә бик теләп килде. Мин хәтта үземнең машина йөртүчем­не дә укыттым. Дөнья хәлен белеп булмый, малга беренче ярдәм күрсәтү неч­кә­лек­ләрен өй­рәнсен, дидем. Практика өлешендә тер­лек­ләрнең тоякларын чистартырга, маститны дә­ва­ларга, сөт анализларын тикше­рергә өйрәнделәр. Моннан тыш, кан алу ысуллары, бозаулатуга кирәкле инструментлар турында да белделәр, – диде ул.

 

Әлеге укуларда сыер савучы Наталья Замятина да булган. Һөнәрен яраткан, 20 елга якын эш тәҗ­рибәсе булган сыер савучы да үзенә күп төрле яңалык ачкан.


– Кечкенәдән мал-туар арасында үскәнгәдерме, үз эшемне бик яратам. Минем өчен алар бик кадерле. Сыерларым ашамаса, үземнең дә авызымнан ризык уз­мый. Шуңа күрә укырга барырга кирәк­леген әйткәч, бик сөендем. Аларда, чыннан да, бик күп яңалык белдек, эше­бездә бик файдалы булачак дип уйлыйм. Без­нең районда мал табиблары аз. Хәзер ветеринария серлә­ренә төшенгәч, күп эшләр­не үзебез дә башкара алачакбыз. Практик өле­шендә барысын да эшләп карадык. Мастит булганда, мал кү­бен­гән очракта нәрсә эш­ләргә кирәклеген дә бик яхшы беләм хәзер. Без Голштин токымлы сыерлар савабыз. Бозаулагач, алар­ның кай­берләренә эндометрия ябыша. Күп очракта шуны дәваларга туры килә. Бу укуларда югалып калмаска, кирәкле вакытта нинди дару салырга кирәкле­ген өй­рәндек. Моңа кадәр дә укуларда булган бар иде. Ләкин бу юлы бик җентекле, күп мәгълүматлы булды, – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 79, 04.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр