ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Һәр участокка – 25 күзәтүче


Дәүләт Советы депутатларын сайлауга 306 млн сум акча тотылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

201
Аның сүзләренә караганда, әлеге акчаның 75 процен­ты участок сайлау ко­миссия­сендә эшләүчеләргә түләнә­чәк. Әлеге сайлауда 21 мең кеше эшләр дип уйлыйлар. Моннан тыш, акчаның бер өлеше сайлау бюллетеньнарын чыгаруга тотыла. Алар урыс һәм татар телләрендә бастырылачак. Калган акча исә хуҗалык һәм канцелярия товарлары сатып алуга сарыф ителәчәк.


Ә менә күзәтү камераларына тотыла торган чыгымнар монда кермәгән. Һәр территориаль сайлау ко­мис­сиясе мәйданчыгына ике­­шәр камера урнаштырылса да, участок сайлау ко­мис­сиясендә алар булмаячак. 


Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистларга хәбәр ит­кән­чә, 8 сентябрьдә Россия­нең 85 субъектында 5 мең сайлау кампаниясе үткәре­лә­чәк. Бөтен төр дәрәҗәдәге сайлауларда 47 мең тирәсе мандат алмаштырылачак. Та­тарстанда исә 157 сайлау кампаниясе оештырыла. Кан­­­дидатларны чыгару 7 июль­гә кадәр дәвам итәчәк. Ә 24 июльгә кадәр Татар­станның Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кам­па­ниясендә катнашу­чыларның төгәл исемлеген тәкъдим итәргә тиеш.

Күзәтүчеләр

Дәүләт Советы депутатларын сайлауда күзәтүчеләр дә күп булачак.


– Сайлауның ачык булуы, дөреслеге, беренче чиратта, контрольнең ни дәрә­җәдә оештырылуына бәйле. Әлеге сайлауда сәяси пар­тияләр һәм Татарстанның Иҗтима­гый палатасыннан күзәтүче­ләр бик күп булачак. Безнең уебызча, бер сай­лау участогына 25 күзә­түче туры килә, – диде Мид­хәт Шаһиәхмәтов.  


Моннан тыш, сайлау учас­токларында журналистлар да эшләячәк. Аларга да, кү­зәтүчеләргә дә эшләр өчен барлык шартлар тудырыла.

“Мобиль сайлаучы” механизмы

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау кампаниясендә актив кулланылачак “Мобиль сайлаучы” механизмы турында да аңлатып узды.


Аның сүзләренә караганда, әлеге хезмәт сайлау­чы­ларның эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, башка шәһәрдә яшәүче кеше 8 сентябрьдә Казанда булырга уйласа, алдан ук күп­функ­цияле үзәккә, территориаль сайлау комиссиясенә, яки учас­ток комиссиясенә барып, бу турыда әйтә. Анда эшләүче белгечләр, “Мобиль сайлаучы” механизмы аша Казандагы аңа уңайлы булган участокны сайлап, сайлаучылар исемлегенә кертә. Һәм ул, сайлау көнне әлеге участокка барып, теге яки бу кандидатка тавыш бирә ала. Мид­хәт Шаһи­әхмә­тов, алдагы сай­лауларда элек­трон сай­лау мөмкин­леге дә булу ихтималын әйт­те.


Сүз уңаеннан, республика халкының 78 проценты 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советына сайлауда катнашырга теләвен белдергән. “Җәмәгатьчелек фикере – Татарстан” тикшерү фонды уздырган сораштыру нәти­җәләре әнә шуны ачыклаган. Май ахыры – июнь башында булган тикшеренүдә 1528 кеше катнашкан.


Катнашучыларның 46,4 проценты бу көнне, һич­шик­сез, сайлау участокларына барасын хәбәр иткән. Тагын 31,6 проценты: “Барырга тырышырбыз”, – дип җавап биргән.


Ә менә катнашучы­лар­ның 11,1 проценты өчен сайлау көне бөтенләй кызык түгел икән. Нибары кешеләр­нең 1,4 проценты гына җа­вап би­рергә икеләнеп калган.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 81, 07.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр