
/№ 90, 25.06.2019/
Көрәшмичә җиңеп булмый. Биектау районы башлыгы – тормыш кагыйдәләре, спорт һәм милли рух турында
Кешедән таләп итәсең икән, башта үзең үрнәк күрсәт. Биектау районы башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН кагыйдәсе бу. Район Театр елына нинди яңалык әзерли? Олимпия чемпионнары әзерләү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Баланы эштән аеру нәтиҗәсе нинди булачак? Әңгәмәдә әнә шул сорауларга да җавап табылды.
– Биектау – Казанга якын районнарның берсе. Бу районга нинди өстенлекләр бирә һәм нинди кыенлыклар тудыра? Яшьләрне районда калдыру өчен ниләр эшләнә?
– Кызганыч, кадрларны әзерләп, өйрәтеп кенә бетерәсең, алар читтә яхшырак эш таба. Кечкенәдән үстергән спортчылар, биючеләр һәм башка һөнәр ияләрен күз уңында тотам. Белгечләрнең, бездә чарланып, тәмам шомарып беткәч, башкалага китүе кызганыч, билгеле. Без дә аларны кулдан ычкындырмаска тырышабыз юкса. Фатир алырга ярдәм итәбез, башка гозерләрен дә аяк астына салмыйбыз. Ләкин Казан зуррак хезмәт хакы белән ымсындыра. Моңа каршы торып булмый инде. Сәләтле икән, аңа зуррак мәйдан, күбрәк мөмкинлекләр кирәк. Шул ук вакытта Казаннан Биектауга килүчеләр дә күп. Ләкин кайчак, килүләренә караганда килмәүләре яхшырак, дип уйлап куясың. Чөнки без башкалага элита җибәрәбез, үзебез исә анда үз урынын таба алмаган, сыеграк буынлы кешеләрне кабул итеп алабыз. Мин сәләтле яшьләрнең күбесен исемләп беләм һәм, кайда гына булсалар да, хәлләрен белешергә тырышам.
Шәһәргә якынлыкның өстенлекле якларына мисал итеп авылларга белгечләрнең кайтуын әйтеп була. Сер түгел, һәрбер районда авыллар бетү проблемасы бар. Бездә киресенчә. Райондагы 124 авылның иң перспективасыз дигәне дә, дачниклар хисабына булса да, яши. Әйтик, Тимерче авылын тулы канлы яшәтер өчен күпер, юл салырга кирәк. Юлына гына да 300 миллион сум акча таләп ителә. Яшерен-батырын түгел, бу авылның төп кешеләрен бүтән җиргә күчерү күпкә җиңелрәк булыр иде. Әмма берсенең дә күченеп китәсе килми. Анда күбесенчә Казанга барып эшләүчеләр яши. Димәк, бездә авыллар бетми. Киресенчә, беткән авыллар кире торгызыла. Әсән авылында, мәсәлән, бер йорт та калмаган иде. Шунда туган егетләр кайтып, авылны яңадан тергезделәр. Хәтта халыкка эш урыны булдырыр өчен комплекслар төзеделәр.
– Болардан чыгып, район яшәрә дип фаразласак, сездә үлем-китемгә караганда туучылар саны күбрәктер.
– Дөрестән дә, 2011 елдан башлап демографик күрсәткечләр яхшыра, табигый үсеш сөендерә. Бездә хәзер мәктәпләр, балалар бакчалары җитми. Гәрчә районнар арасында иң күп балалар бакчалары төзүче дип саналсак та. Чыннан да, яшьләр күп. Быел 90 мең квадрат метр торак төзибез.
– Соңгы айларда Татарның үсеш стратегиясе язылды. Биектау – 60 процентка татар районы. Сез әлеге документка үзегездән нинди тәкъдимнәр кертер идегез?
– Бу өлкәдә хәйран гына эш башкарыла. Документны ике телдә алып бару, рәсми даирәләрдә ике телдә чыгыш ясаулар ишәю, элмә такталарда татарча язуларның артуын уңай күренешләр дип саныйм. Республика җитәкчелеге дә соңгы арада бу мәсьәләгә зуррак игътибар бирә башлады. Нәрсә җитми? Минемчә, һәр халыкның үз йөзе, үзенчәлеге булуын аңларга һәм кабул итәргә кирәк. Мисалга эстраданы гына алыйк. Аның да милли йөзе бар. Тик безнекеләр, заманча булыйк дигән сылтау белән, миллилектән китәләр. Мин моны татарны юк итүнең бер юлы дип саныйм.
Спорттан да мисал китерергә була. Безгә якын, без булдыра алган спорт төрләре бар. Чаңгычы, штангачы, көрәшче, әйтик. Тик шул юнәлешләргә өстән генә карап, безгә чит булган спорт төрләренә зуррак игътибар биргән очраклар бар. Ә бит татарның әллә ничә олимпия чемпионы булыр иде. Дагыстанны карагыз, алар бөтен көчен көрәшкә сала. Әгәр көрәшчеләре чемпион титулын яулый икән, ул көрәшче Дагыстанның йөзек кашына әверелә. Хәбибне әнә ничек күтәрделәр! Бездә Хәбибләр юкмыни? Бар алар! Ләкин татар көрәшчесе күп акчалы спорт төрен сайларга мәҗбүр.
– Үзегез район спортчыларын зурлыйсызмы?
– Бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышабыз. Көрәш буенча призерларга 300 мең сум күләмендә премия тапшыру гадәткә кергән, бу эштә иганәчеләр ярдәм итә. Район сәләтле хоккейчылар да әзерли. Аларга да игътибар зур. Футбол сыйныфлары яхшы күрсәткечләр бирә башлады. Биектауның 4 нче мәктәбен футбол мәктәбе дип оештырдык. Анда махсус футбол сыйныфлары бар. 2 нче мәктәптә исә хоккейчылар әзерләнә. Бу сыйныфларның оешуы бәхәсле булды. Азрак тарихына кагылсак, 2010 елда мине Биектау башлыгы итеп билгеләделәр. Ул чакта әле биредә Боз сарае юк иде. Мин: “Боз сарае булыр, хоккейчылар булмаячак. Шуңа күрә махсус сыйныфлар оештырыйк”, – дидем. Башта бу фикерне кабул итмәгәннәр иде. Ә бит урамда хоккейчы тәрбияләп булмый. Урамдагы хоккей мәйданчыклары ул фәкать сәламәтлек өчен генә яхшы. Профессиональ хоккей өчен исә сыйныф булуы, Боз сарае төзелү һәм профессиональ тренерлар кирәк. Шулай итеп сыйныф җыйдык, аңа махсус автобус бирдек, атнасына ике мәртәбә Казанга йөртә башладык. Боз сарае төзелеп беткәч, малайлар дөбердәтеп уйнап та киттеләр. Биектау хоккей мәктәбе бүген спорт дөньясында билгеле. Безнең малайларыбызны “Ак барс” кебек зур командаларга ала башладылар. Хәзерге көндә перспективалы спортчыбыз бар. Рөстәм Гобәев ул, аңа күп командалар күз салды инде, тик бирмибез. Чөнки моннан киткән спортчы еш кына өченче бишлеккә эләгә. Бу инде – бозга чыгу мөмкинлеге бик аз дигән сүз. Уйнамаган спортчының исә киләчәге бик шикле.
Көрәшкә кайтсак, ярый әле милли спортны аңлаган Марат Готович Әхмәтов бар, дип шөкер итәм. Ул көрәшне үстерүгә бөтен көчен сала. Ә бит татар көрәшенә игътибар артса, аннан әллә нинди олимпия чемпионнары чыгар иде. Аларның тренерларына дәрәҗәле хезмәт хакы билгеләсәк, юл хакын капласак, үзебездә ярышлар оештырсак, гомумән, көрәшчеләрне данласак, спортчылар татарча көрәштән җиңел генә ирекле көрәшкә, самбога күчәр, дөньяны яулар иде. Ә болай, көрәшәм дип торган егеткә әтисе дә, нишләп йөрисең анда, әнә мал кара, көрәшеңнән мәгънә юк, дип әйтергә мөмкин. Бөек спортчы булыр өчен, бөтен вакытыңны, җаныңны, тәнеңне шуңа багышларга кирәк. Ә синең гаиләңне алып барасы бар. Сабантуйда көрәшеп кенә тормышны алып барып булмый. Озын сүзнең кыскасы, көрәш үзешчән дәрәҗәдә калганда, бездән зур спортчылар чыгу мөмкинлеге кими.
– Президент программасы нигезендә төзелгән клублар саны күпме? Аларда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү җәһәтеннән ниләр эшләнә?
– Быел өч клуб салып ятабыз. Аларын да кушсаң, яңа клублар 11 була. Бу программа безгә бик ярдәм итте. Мин Биектауга эшкә килгәндә, артистлар чакырып, зур концерт куярлык бер генә клуб та юк иде. Кызыклы бер мисал. Җыр сәнгатендә Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзаловалардан соң Салават бара. Ләкин аның Биектауда бер генә мәртәбә дә концерт куйганы булмаган. Нигә дигәндә, халык җыярлык мәйдан булмаган. Ниһаять, ул да, Боз сараенда меңнән артык кеше җыеп, концерт бирде.
Иң беренче эш итеп, клубларны төзекләндердек. Өч-дүрт ел эчендә 17 клубны заманча итеп төзекләндерүгә ирештек. Аннан Президент программасы белән клуб салу китте. Клублар буенча иң алдынгы район булмасак та, арткылар рәтендә дә түгел без хәзер. Клублар эше көйләнү белән, бик күп сәләтле яшьләр ачылды. “Йолдызлык” фестивалендә алдынгы урыннарны алып барабыз, җыеп әйткәндә, 9 зур бию коллективыбыз гына бар!
– Россиядә Театр елы бара. Бу чарада Биектау ничек катнаша?
– Ямаширмәдә халык театры бар. Быел район үзәгендә халык театрын җанландыру бурычын куйдык. Чөнки театрсыз булмый. Биектау – атаклы драматург Хәй Вахит, композиторлар Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев кебек талантларны биргән як. Районда театр училищесын тәмамлаган яшьләр дә шактый. Аларны туплап, театрны җанландырырга исәп. “Ватаным Татарстан”да Актаныш халык театры турында язма басылды. Аны укыганнан соң, Энгель Нәвапович Фәттахов белән элемтәгә чыктык, киңәш сорадык. Алар безгә шул спектакльне алып килде. Менә дигән үрнәк бу безгә. Һәм без дә шуннан ким булмаска тиеш. Актанышка килгәндә, ничек шушындый коллектив халык театры булып йөри – шуңа шаккатам. Алар дәүләт театры дәрәҗәсенә җитешкәннәр инде. Иҗади үсешкә килгәндә, соңгы елларда иҗат концертларын кую активлашты. Үзешчәннәргә һәр яктан ярдәм итәбез, костюмнар тектерәбез.
– Берничә район җитәкчесе булып эшләү дәверендә халык белән эшләүдә үзегез өчен төп кагыйдәләр булдырдыгызмы?
– Көрәшмичә җиңеп булмый. Мин әнә шулай яшим. Чөнки тормыш үзе – көрәш ул. Халык белән эшләгәндә, иң әүвәл кешенең мөмкинлеген күрү, талантын ачарга ярдәм итү кирәк. Шундый тыйнак егетләр бар: күзгә күренеп йөрми, ә куллары алтын! Бар шундый кешеләр: гел күз алдында, селкетсәң, эчләре буш. Алтын куллы дигәндә, иң беренче чиратта Ямаширмәдә тәрәзә йөзлекләре ясаучы егетне күз уңында тотам. Механизаторлар арасында да шаккатарлык кешеләр бар. Җитәкче кеше күрмәгәнне шәйли белергә тиеш, миңа калса. Ләкин башлык та берүзе генә берни майтара алмый. Оешкан команда булу кирәк. Иң кызыгы: талантлы кеше кире, авыр холыклы була. Анысына күз йомасың инде. Кайчак, менә бу талантны 100 главаның 95е үзенә якын җибәрми, дип тә уйлап куям. Чөнки киресен әйтә, кирәкмәгән нәрсә сорый, ә хезмәттә ут уйната. Андыйны киткән җиреннән кире кайтса да, яңадан кабул итәсең. Үзенә караганда, талантын яратам мин андыйларның, шуңа көен көйләп яшим. Шунсыз алга китеш булмый.
Аннан үзең үрнәк булырга кирәк. Мәсәлән, мин сыер асрыйм. Чөнки үзем асрамасам, башкалардан таләп итә алмыйм. Бер караганда, сыер асрау табышлы түгел. Исәпләп карадык: ул елына иң яхшы дигәндә 50 мең сум табыш китерә. Аннан күбрәк табыш ала торган шөгыльләр бар юкса. Ләкин авылда сыер да асрамагач, нишләргә кирәк? Мәктәп директорларына, еш кына, сезнең планыгыз – баланы, укытып, авылдан җибәрү, дим. Мәктәп эшкә өйрәтмәгәч, нишләп укучы авылда калсын ди?! Мәктәпләргә 100 га җир алып, бәрәңге утыртып та карадык. Бәйләнәләр, имеш, баланы эшләтергә ярамый. Шуңа буыннары сыек та аларның. Мисалга ерак китәсе түгел, адым саен алар. Яшь егетләрне карап торам: кечкенә генә казанны икәү көчкә сөйриләр. Бераз баралар да, туктап, ял итәләр. Без, алар кебек чакта, өстенә тагын бер әйбер куеп, эһ тә итмичә илтә идек. Балалар Сабан туе мәйданында 45 минут басып тора алмый, егыла. Әле бит мәйданга сайлап алганнары, түзем дигәннәре чыга. Балалар хәлсез. Чөнки мәктәптә эшләтергә ярамый, яшелчә үстерергә, су сибәргә, чүп утарга рөхсәт юк. Элек җәйге практикалар бар иде. Хәзер анысы да юк, өйдә дә үстермиләр. Кайда өйрәнсен соң бала?! Ә теге заманнарда эшкә өйрәнгән балалар, бүген гаилә корып, эш белән яши. Тормыш бит эш белән ямьле.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 86, 14.06.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: