ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 

Музейда - җил тегермәне 

 

Гап-гади авылда гадәти булмаган музей комплексын күргәнегез бар идеме? Россиядәге иң биек җил тегермәне дә, уникаль кыңгыраулар коллекциясе дә биредә урнашкан. 500 яшьлек имәннәр дә монда. 

 

5

 

Кайбыч районының Зур Подберезье авылында Авыл көне кысасында игенчелек һәм авыл көнкүреше музей комплексы ачылды. Эшләп бетерәсе, камилләштерәсе урыннары булса да, күп­че­лек экспонатлары, чыннан да, инде күпләрне җәлеп итәр­лек. Зур комплекс бер­ничә музейны үз эченә алган. Ик­мәк музее, җил тегер­мән­нәре, музей-ресторан, 500 яшьлек имән­нәре булган тер­ритория шактый зур мәй­данны били. 

 

Әлеге комплексны булдыру идеясе шушы авыл егете, академик, хәзерге вакытта Чуашстанның Россия Президенты каршында вәкаләт­ле вәкиле Петр Чекмаревта туган икән.

 

 – Бу уй минем башыма Россия Авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгында эшләгәндә кил­­де. Игенче музееның кай­бер элементлары төрле урын­нарда булса да, бер мәйданда барысы да җыел­ганы юк иде. Әлеге теләгемне дусларыма, хезмәт­тәшләре­мә җиткердем дә башкарып чыгарга урын эзли башладык. Шуннан соң авылымнан да кадерлерәк урынны табу мөмкин түгелдер дип уйладым. 469 еллык тарихы булган Зур Подберезье – саф урыс авылы. Биредә безнең бабаларыбыз гасырлар буе игенчелек белән шөгыльлән­гән. Данлыклы Кайбыч имән­нәренең башлангычы да бирегә килеп тоташа. Әлеге мәйданны сайлап алгач, эш башланды, – ди Петр Чекмарев. 

 

Аның әйтүенчә, музей комплексы әле һаман да тө­зеләчәк, камилләшәчәк, экспонатлар белән тулыланачак. Киләчәктә туристларны да җәлеп итәргә уйлыйлар кайбычлылар. Биредә шулай ук Петр Чекмаревның шәхси кол­лек­­циясеннән самавыр, кың­гы­рау­ларны да күрергә була. Бер бинадан чыгып, икенче­сенә кергәндә, экспонатларны күзәтеп йөр­гәндә, һәр диварда урнаштырылган те­гер­мән фото­сурәт­ләренә игъ­тибар иттек. Безгә әйтү­лә­ренчә, би­редә Россиядәге барлык тегер­мән фотоларын урнаштырганнар. Музей комплексы тер­ри­ториясендә ике җил тегер­мә­не бар. Берсен Чуашстан Рес­публикасыннан алып кайт­каннар. Ул XIII гасырда төзел­гән булган. Бө­тен эш элементларына кадәр шул вакытка туры килә. Чыннан да, уникаль объект дип әйтерлек тә шул. Икенче­се­нең прототибы – Самара өлкәсендәге тегер­мән. Анысы җил белән түгел, электр белән эшләячәк. Өчен­чесе әлегә төзелеп кенә килә. Инде ул хәзердән үк игъти­барны үзенә җәлеп итә, чөнки әлеге корылма Россиядә иң биек җил тегермәне булачак икән. Биеклеге 24 метр булыр дип уйлыйлар. 

 

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәя­лиев әйтүенчә, 2019 ел районда Музей елы дип игълан ителгән булган. Шуңа күрә быел берничә музей ачылган, булганнары яңартыл­ган. 

 

– Кайбыч районының үзе­нең туган як музее юк иде. Без аны зур авырлыклар, бик күп тырышлык куеп булдырдык. Галия Кайбицкая музее үзенең эшен дәвам итә, – диде ул. 

 

Рәмис Хәялиев комплекс­тагы тегермәннәр тарихын аеруча яратып сөйләде:

– Элек тегермәннәр һәр авылда бар иде. Хәзер аларны музейга гына килеп карарга ту­ры киләчәк, чөнки андый тегермәннәр бетте. Безнең рес­публикада 2-3 җил тегер­мәне бар. Без гел шуларны күр­сә­тәбез. Ә югый­сә шушы авыл­ның үзендә генә дә ике җил тегермәне эшләп торачак. Бу тулы бер комплекс булачак. Урыс авылы булгач, әлбәттә, биредә аның бөтен чагылышлары, йортлары, би­зә­леше, җир сөрү элементлары кебек бик бай коллек­ция­ләре урнаштырылачак. 

 

Рәсми ачылышта рес­пуб­ликаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов та катнашты. Ул Петр Чекмаревка зур рәхмәтен җиткер­де. Аны тарихны, авыл тормышын ка­дер­ләүче җир кешесе дип бәяләде. 

 

– Бу вакыйга авыл өчен зур тарих булып кереп калачак. Мондый идеяне булдыру һәм тормышка ашыру бик зур мәгънәгә ия, – диде ул. – Әлегә эшләп җиткерәсе эшләр дә бар. Менә шулар да эшләнеп бетсә, мондагы экспонат­лар­ның кыйммәте тагын да артыр иде.

 

Шуннан соң Николай Титов музейга XIII һәм XIX гасырларда нәшер ителгән авыл ху­җалыгы китап­ларын бүләк итте. Моннан тыш, бәйрәмгә төрле төбәк­ләр­дән кунаклар кайткан иде. Музейны татарстанлылар гына түгел, Ульяновск, Чуашcтан, Псков, Тула, Рязань кунаклары да бик югары бәяләделәр. Алар­ның аяк­лары җиңел булыр да музей комплексы ки­ләчәктә дә туристлардан гөр килеп торыр дигән теләктә калабыз. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 85 , 18.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр