ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Президент әйтте. Владимир Путинның 81 җавабы

 

Кичә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды. Халыктан килгән сорауларга Президент мондый форматта 17 нче тапкыр җавап бирде. Шуның 12се – ил башлыгы вазифасында. Туры элемтә башланганчы ук 1,5 млн сорау кабул ителгән иде, мөрәҗәгатьләр килүе туры элемтә вакытында да дәвам итте. Туры элемтәне әзерләү һәм уздыру барышында исә барлыгы якынча 2,645 млн сорау килгән.  

 

Исегезгә төшерәбез: беренче эфир 2001 елның декабрендә булган иде. Ул 2 сәгать 20 минут дәвам итте. Гомумән алганда, әлеге чара уртача 3-4 сәгатькә кадәр сузыла. Быел исә Илбашы халыктан килгән 81 сорауга 4 сәгать 8 минут җавап бирде. 

 

1

 

Узган елдагы кебек үк, ул быел да хөкүмәт әгъзалары, министрлар һәм төбәк башлыклары бе­лән элем­тәгә керде. Туры элемтә вакытында Президент илдәге со­циаль-икъти­сади вәзгыятькә зур игътибар бирде. Ул илкүләм проектларны тормышка ашыру, посо­биеләр, хезмәт хаклары, чүп реформасы, халыкара мөнәсәбәт­ләр­гә кагылышлы сорауларга җа­вап бирде. Шулай ук шәхси тормышына кагылышлы сорауларны да җавапсыз калдырмады. 

 

“Халыкның кереме кими” 

 
Президентка иң беренче­ләр­дән булып килеп ирешкән сораулар арасында халыкның хезмәт хакына кагылышлысы да булды. Шалтыратучы хезмәт хаклары түбән булудан зарланды. Аңа җавап итеп Владимир Путин:

 

– Бу, чыннан да, шулай, шуңа күрә мин әлеге теманы иң кискен һәм мөһим тема буларак бил­ге­ләдем. Исегезгә төшерәм: бер­ничә ел элек без берьюлы бер­ничә “шок” кичердек. Бу – хәт­та санкция һәм тышкы чикләүләр дә түгел, ә нефть, нефть продукты, газ, углеводород, металл, химик ашламалар һәм башка товарлар белән бәйле вәзгыять. Шу­ңа күрә безнең икътисадта һәм социаль өлкәдә менә шундый күңелсез хәл килеп чыкты, – диде.

 

Аның сүзләренә караганда, халыкның реаль кереме берничә ел дәвамында кимегән. Бу аеруча 2016 елда нык сизелгән. Хә­зерге вакытта керемнәр акрынлап кына булса да арта.  

 

– Реаль керемнәр кредитлар түләү аркасында да төшә бара, шуңа күрә бу мәсьәләгә Үзәк Банкның да игътибар юнәлтү­ен телим, – диде Президент. 


Чүп мәсьәләсе

 
Иң еш яңгыраган сораулар арасында чүп мәсьәләсе дә бар иде. Владимир Путин, илдәге чүп реформасы тармактагы вәз­гы­ять­не яхшыртыр дип белдерде. Тарифлар артуы белән килешсә дә, моны аклап була, диде. 

 

– Тарифлар үсә, килешәм. Әмма бу – котылгысыз әйбер. Халык бу эшнең нәтиҗәсен күрергә тиеш. Чүп контейнерлары белән кем эшләргә тиешлеген хәл итәргә кирәк. Төбәк операторларымы яисә идарә итүче ком­пания­ме? Мондый бәхәсләр дә­вам итсә, тиз генә тәртип урнаштырып булмас, – диде ул. 

 

Аның сүзләренә караганда, Россиядә чүп эшкәртү буенча 200 комплекс төзеләчәк. Аның өчен бюджеттан 300 млрд сум бүленеп биреләчәк. 

 

– Чүп түгү – бездә зур проблема. Бу мәсьәлә буенча соңгы ике-өч елда гына көрәш башланды. Гаҗәпләнерсез, ләкин бу проб­лемага моннан берничә ел элек шулай ук туры элемтәдә халык игътибар итте һәм шуннан соң гына хәл итү чаралары кабул ителде, – диде Президент.

 

Владимир Путин чүпнең дистә еллар буена совет заманыннан бирле җыелганын әйтте. 

 

– Беркем дә моның белән шө­гыльләнмәгән. Елына якынча 70 миллион тонна чүп чыга. Без бу проблеманы хәл итү белән шө­гыль­ләнәчәкбез, әлбәттә, – диде ул.

 

Ришвәтчелек буенча

 
Туры элемтә вакытында риш­вәтчелек турында да сүз булды. Сорау бирүче, Дмитрий Захар­ченконың 9 млрд сум урлавын мисалга китереп: “Ришвәтчелек чәчәк аткан өчен кем җавап тотар? Бу миллиардлар кая китә­чәк? Сез бу тәртипсезлек өчен җаваплылык тоясызмы?” – дип сорады. 

 

– Мин бу тәртипсезлек өчен җаваплылык тоям. Әгәр башкача булса, сез болар турында белмәс идегез дә, – дип җавап бирде аңа Путин. – Ришвәтчелек турында сүз бара икән, моны ахырга кадәр җиткерергә тиешбез һәм бу эш ачык булачак. 

 

Аның сүзләренә караганда, урланган акча дәүләт казнасына кайтарыла. Шулай ук дәүләтнең төп максаты – каракларны утырту түгел, ә ришвәтчелектән котылу.  

 

Әниләр һәм бәбиләр

 
2020 елның 1 гыйнварыннан уртача керемнәре ике яшәү минимумы кадәр булган гаиләләргә 10–11 мең сум акча түләнәчәк. Әлеге яңалык 1,5 – 3 яшькә кадәрге балалары булганнарга кагыла. Владимир Путин әйтүен­чә, бу ярдәмне гаиләләрнең 70 про­центы алачак. Әлегә мәсьә­ләгә берникадәр тө­гәл­лек­ләр кер­тер­гә кирәк. Шуңа күрә хө­күмәттә фикерләшүләр барганлыгын белдерде Владимир Путин.  

 

Авыл хуҗалыгы 


Россия Президенты туры элем­тә вакытында белдергәнчә, быел авыл хуҗалыгы тармагына 303 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, Президент 2024 елда авыл хуҗалыгы экспорты 45 млрд доллар тәшкил итәчәгенә омтылачакларын әйтте. 

 

– Бу максатка ирешербезме, юкмы – анысы билгесез әле. Әмма моңа омтылырга кирәк. Бу – реаль план, – диде ул. 

 

Илкүләм проектлар

 
Туры элемтә вакытында ил­күләм проектларның ни дәрә­җәдә әһәмиятле булуы һәм аларны тормышка ашыруның мөһим­леге берничә тапкыр кузгатылды. 

 

Президент әйтүенчә, илкүләм проектларның максаты – икътисадны модернизацияләү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, дәүләт иминлеген озак вакытка тәэмин итү. 

 

– Илкүләм проектлар үтәлсен өчен, җитәкчеләрнең шәхси җа­ваплылыгы кирәк һәм моны барысы да аңлый, – диде ул. 

 

Өстәмә акча күчә


Владимир Путин 2019 һәм 2020 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен Россия бюджетыннан 12 млрд сум акча бүлеп биреләчәген дә хәбәр итте. 

 

– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында вәзгыять яхшылардан түгел. Соңгы берничә айда без министр Евгений Зиничев белән бу хакта күп тапкыр сөй­ләштек. Карар кабул ителде: быел министрлыкка 4,3 млрд сум бү­леп бирелә­чәк, бу хезмәткәр­ләр­гә хез­мәт хакын 24 мең сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, – диде ул.

 

Россия Президенты киләсе елга министрлык хезмәткәрлә­ренә тагын 8 млрд сум бүлеп биреләчәген әйтте. Шулай итеп, хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр арттырырга мөмкин булачак. 


Ялган мәгълүматлар


Белә торып ялган яңалыклар тарату проблемасы кискенләшә бара, әмма әлегә тиешле законны катгыйландыру турында нә­ти­җә ясарга иртәрәк, дип саный Россия Президенты.

 

Бу фикерне Владимир Путин туры элемтә вакытында, тәр­җемәче һәм 1,5 млн язылучысы булган видеоблогер Дмитрий Пучков (Гоблин) тәкъдимнәренә җавап биргәндә белдерде һәм фейк мәгълүматлар тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кер­тергә тәкъдим итте.

 

“Чыннан да, бу проблема бар, ул тагын да кискенләшә бара”, – диде Путин. Шул ук вакытта ул элек ялган хәбәр өчен бернинди җавап­лылык та булмавына, ә хәзер административ җәза керте­лүенә игътибар итте.

 

Россия Президенты хокук куллану тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәр­гә тәкъдим итте. “Кирәк булса, бу канунга өстәмәләр кертелер”, – диде.

 

 

“Мине Рөстәм Нургалиевич ишетә” 

 

Чаллыга Донбасстан күченеп кайткан күп балалы гаилә Владимир Путинга гражданлык алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Гаилә башлыгы аңлатуынча, ул һәм аның туганнары Россия гражданлыгы алуның гадиләштерелгән процедурасыннан файдалана алмый. Владимир Путин аларга ярдәм итәргә вәгъдә итте.

 

– Мин норматив базага нинди төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертергә кирәклеген карармын. Мондый проблемалар моңа кадәр дә бар иде. Рөстәм Нургалиевич мине ишетә, без аның белән сезнең очракта бу мәсьәләне хәл итү һәм мөмкин кадәр тизрәк хәл итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләшербез. Сезнең гаиләгезгә һәм туганнарыгызга карата карар тиз кабул ителәчәк. Гомумән, Россиядә булган Украинаның башка гражданнарына карата да бу процесс максималь либераль булсын өчен, норматив базага нинди үзгәрешләр кертергә кирәклекне карарбыз, – диде ул.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җавабы озак көттермәде. Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та узмады, Кремльнең рәсми вәкиле Лилия Галимова Чаллы җитәкчелегенә Украинадан кайткан качаклар гаиләсенә Россия гражданлыгы алуда тулы ярдәм күрсәтергә кушылуын хәбәр итте. – Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча, әлеге гаиләгә Чаллы хакимиятенең җаваплы түрәләре килде. Очрашу нәтиҗәсендә бу мәсьәләне хәл итү вариантлары буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк. Республика ягыннан мөмкин булган бар ярдәм күрсәтеләчәк, – диде Галимова.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 87 , 21.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр