
/№ 90, 25.06.2019/
77 адым. Режиссер Нәсүр ЮРУШБАЕВ тарихи картинаны халык белән күтәрергә тели
Сәфәр-юлларга бай режиссер Нәсүр ЮРУШБАЕВны газета укучыларыбыз яхшы белә. Без аның Татарстанга Германиядә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан татар әсирләренең тавышлары язылган 43 пластинканы, сурәтләрен, беренче татар басма китабын табуы, мәшһүр “Фляйшер каталогы”н алып кайтуы турында язган идек инде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Урта Германиянең баш татары дип атаган милләттәшебез “77 адым” дигән зур проект башкарырга ниятләгән. Ул нидән гыйбарәт һәм без анда ничек катнаша алабыз? Әңгәмәдә без әнә шул сорауга ачыклык керттек.
– “77 адым”. Җәлилчеләр турындагы фильмның исемен сез әнә шулай атагансыз. Нәсүр абый, ни өчен нәкъ менә шушы теманы сайладыгыз? Бер караганда Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әсәрләр язылган, спектакль куелган, кино төшерелгән...
– Кино ул шундый көчкә ия, аның белән милләтеңне бөтен дөньяга танытып була. Татарстанда исә, күпме генә сөйләсәк тә, дөньякүләм билгеле фильмның булганы юк әле. Ә бит республика, Мәскәүдән кала, инвесторларны җәлеп итү буенча беренче урында бара. Ул һәр өлкәдә беренче булырга омтыла! Менә син, кино бар, дисең, Җәлил турында фильм юк дисәң дә була. Тукай турында да юк. Юкса Тукаебыз – безнең Гете ул. Нишләп аның хакында дөньяга сөйләмибез? Кайда соң Сәйдәш, Еникиләр турында картиналар? Шул ук вакытта бөтен дөньяда шәхесләр турында нинди генә фильмнар әзерләнми. Мәсәлән, урыслар Пушкин, Гоголь турында бер-бер артлы кино төшерә. Хәзер кино сәнгатендә патшаларны сурәтли башладылар. Америкада разбойник Робин Гуд турында гына да 200ләп фильм бар һәм аларны бөтен дөнья карый. Ә безнең милли каһарманнарыбыз шундый дәрәҗәгә лаек түгелмени? Җәлил үзе генә түгел бит әле ул. Ләкин җәлилчеләрдән кемнәрне генә беләбез без?Әйе, Җәлил турында спектакль булды. Ләкин аны чикләнгән сандагы тамашачы гына карады. Кино, бу яктан карасак, бомба ул. Башкортларның заказы буенча “Сена буенда курай моңы” дигән кино төшердем. Ул башкорт яугирләренең 1812–1814 елларда Уралдан Парижга барып җитүе турында. Бу кино белән башкорт халкы турында бөтен дөнья белде. Хәтта Голландиядә башкорт халкына багышлап һәйкәл куйдылар. Менә киноның көче кайда ул!Еш кына, җәлилче-кормашчылар эшләренең төп роле нәрсәдә, дип сорыйлар. Мин, татар халкын депортациядән саклап калуда, дим. Бу турыда минем сценарийның консультанты Михаил Черепанов сөйли. Аның сүзләренә караганда, хәлиткеч мизгелдә Берия безнең подпольщиклар турында Сталинның исенә төшергән. Мин боларны уйлап чыгармадым. Фильмның сценарие консультантлардан яхшы бәяләмә алды. Консультантлар булып тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, Михаил Черепанов, язучылар Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Галимҗан Гыйльманов, Шаһинур Мостафин, Рөстәм Гайнетдинов, Вахит Имамов катнашты.
– Фильм бүген нинди стадиядә? Төшерү эшләре башландымы?
– Мин инде бер ел Казанда. Ләкин төшерү эшләре башланып китә алмый әле. Иң кызыгы – беркем дә кино төшерүгә каршы түгел, ләкин финанслау юк. Финанс министрлыгы әлегә сметаны тикшерә, дип җавап бирәләр. Әзерлек этабы үтте, 10 ел дәвамында мәгълүмат тупладым. Гомумән, Германиядә 30 елдан артык яшәү дәверендә җәлилчеләр эзләрен бик күп тикшердем, исән кешеләрне таптым. Сценарий ике ел тирәсе язылды. Бер ел Германиядә яздым, бер ел Казанга кайтып эшләдем.
– Эш ни өчен башланып китә алмый соң? Бәлки, моңа булачак фильмның бюджеты сәбәпчедер?
– Фильмның бюджеты 400 миллион сумны тәшкил итә. Тарихи картина өчен бу зур сумма түгел. Чөнки сугыш кырын, әсирлеккә төшү мизгелләрен төшерәсе, Германиядә, Кырымда, Франциядә, Польшада cъемкалар оештырасы була. Бу җәһәттән мисалга “28 панфиловчы” фильмын алырга була. Аның бюджеты 450 миллион сум тәшкил итә. Ә бит бу картина нибары бер мәйданда төшерелгән. Безнең әллә ничә мәйданга күчеп йөрисе була. 140 актер, 100 мең әсир, Едлино, Вустрау, Демблин лагерьлары, самолетлар, туплар, машиналар, сугыш күренешләре... Күргәнегезчә, картина шактый масштаблы. “28 панфиловчы”ны телгә алуым юкка түгел. Чөнки аның иҗат төркеме кирәкле сумманы халыктан җыеп алды. Мин дә шул адымга барырга булдым.
– Җәлилчеләр турында яңа фактлар табылды, дидегез. Алар нидән гыйбарәт?
– Яңа фактлар бик күп. Хәтта тарихчы Рафаэль Мостафин белмәгән фактлар да бар. Ләкин мин аларның барысын да сөйли алмыйм. Чөнки аннан соң фильмның кызыгы калмаячак. Берсенә генә тукталыйк. Мәсәлән, Мәскәү разведкасы көрәшчеләрнең эшчәнлегеннән хәбәрдар булган. Фронтка җибәрелгән беренче легионерлар ук, немецларны үтереп, партизаннар хәрәкәтенә кушыла. Муса исә иректә чакта да, Берлинда һәм Вустрау лагеренда да Бушманов һәм Рыбалченко дигән ГРУ агентлары белән очраша. Шунысы гыйбрәтле: сугыш тәмамланыр алдыннан Рыбалченко белән Бушмановны безнең разведка төрмәдән урлый һәм алар икесе дә СССРга кайта алалар. Менә шулай, төрмәдә ярдәм итүчеләре, мәгълүмат алучылары, сатлыкҗаннары да булган. Кинога сатлыкҗаннарның берсе – Мәхмүт Җәләлетдинов керде. Аны 1957 елда атып үтерәләр.Мюнхенда миңа әсирлектә булган һәм Муса Җәлилне белгән Гариф Солтан белән очрашырга насыйп булды. Ул моңарчы беркемгә дә сөйләмәгән серләре белән бүлеште. Алар фильмда бар. Үзе исә вафатыннан соң туган якларында – Башкортстанда җирләүне әманәт итеп калдырды...
– Ә бит хәзерге буын җәлилчеләрне белми дисәк тә, хата булмас кебек...
– Җәлилчеләрне, чыннан да, белмиләр. Опера театры яныннан узганда гидның Җәлил турында сөйләгәнен бер журналист тыңлап торган. Туристларның берсе аңардан, ни өчен опера театры Җәлил исемен йөртә, дип сораган. Гид, чөнки Муса сугыштан соң шушында озак еллар директор булып эшләгән, дип җавап биргән. Мондый мисаллар тагын да бар. Ни өчен Мусага Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнен дә белмиләр. Ә инде җәлилчеләр турында, мәсәлән, Абдулла Баттал, Фоат Сәйфелмөлековларны бик азлар гына белә. Кинода мин аларның бергә кылган батырлыкларын күрсәтергә телим. Башта без аларны җәлилчеләр дип йөрдек, документларны өйрәнгәч, кормашчы-җәлилчеләр дип аталуларын белдек. Аларның командирлары Гайнан Кормаш булган. Җәлил подпольега соңрак килгән.
– “Татарлар елмаеп үлделәр” дигән фикер әле дә төрле бәхәсләр уята. Ә сез моңа ничек җавап бирдегез?
– Татарларның үлемгә елмаеп баруы, ниндидер җыр башкаруы – расланган факт. Ләкин беркем дә нинди җыр икәнен әйтә алмый. Туфан Миңнуллин “Моңлы бер җыр” пьесасында “Сибелә чәчәк”не файдалана. Мин дә шул җырны калдырдым. Нигә елмаюларына да җавап бирдем. Әлегә җавапны әйтми торам.
– Фильм нинди телдә булачак?
– Каһарманнар нинди телдә сөйләшсә, шул телдә барачак. Татарлар – татарча, немецлар үз телләрендә сөйләшәчәк. Урысча титрлар кулланырга җыенабыз.
– Ә бит чыгымнарны азайту максатыннан фильмнарны урыс телендә генә төшерәләр. Мәсәлән, татар галиме турындагы “Шиһап хәзрәт” картинасы да урыс телендә әзерләнгән...
– Без еш кына үзебезнең кимчелекләрне акча булмау белән аңлатырга тырышабыз. Шул ук тел мәсьәләсен дә, башкасын да. Бар нәрсә дә акчадан гына тормый. Кайбер татар киноларын карап утырам, һәм акчага бер кагылышы булмаган хаталар күренә. Әйе, татар киносы туган, ләкин аякланып китә алмый әле. Авыр чагы... Аны үстерергә кирәк, дип кем иренми – шул сөйли. Ләкин киноны кисәк кенә күтәреп булмый. Шуңа карамастан, кино өлкәсендә, ел саен, конкрет фильмнар белән үзебезне күрсәтергә кирәк, тырышырга кирәк. Җәлил турында, Еники, Сәйдәшләр турында саллы картиналарга алынырга вакыт.
– Сезнең фикерегезчә, халык бу проектны күтәреп алырмы?
– Халыкка, акча бирегез, дип эндәшәсем килми. Мин ЧАҢ сугам. Борынгы вакытлардагы кебек. Мәйдан уртасына чыгып. Каланчага үрмәләп. Әгәр син үзеңнең тарихыңа битараф түгел икән, кушыл, дим. Халык үз тарихына битараф түгел икән, кушылачак. Ярдәм итүчеләр бар. Эш ярдәмнең күләмендә түгел бит. Безнең өчен 50, 100 сум да бик мөһим. Гаеткә туган якларыма – Бардага кайттым. Фильм төшерәчәгемне белгәч, иң беренче ярдәмне мулла күрсәтте. Ышанам, аның кулы җиңел булачак. Халык белән күтәргән проектлар исә шактый. Әйтик, Барданың “Бәхет капкасы” халык ярдәме белән урнаштырылды. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендәге Лейпциг шәһәрчегендә, немецлардан акча җыеп, “Халыклар дуслыгы” һәйкәлен салдык. Бу – Германиянең Лейпциг каласындагы “Халыклар сугышы” һәйкәленең ун тапкыр кечерәк күчермәсе. Ул Наполеонга каршы сугышка 100 ел тулу уңаеннан куелган. Һәйкәлгә акча тиз җыелды. Чөнки халыкка аңлатсаң, ул үзен тарихның бер кыйпылчыгы итеп тоячак. Безнең халыкта зур эшләрне өмә белән күтәрү гадәте элек-электән бар.
25 августта җәлилчеләрне җәзалап үтергәнгә 75 ел тула. Аларны җәзалаган Плетцензее төрмәсендә күп тапкыр булдым. Җәлилчеләрнең башлары килеп төшкән кәрҗиннән урамга кадәр ара – нибары 77 адым. Азатлыкка илткән 77 адым...
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 21.06.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: