ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 

“...Үзем чапкан печәннәрне

Туйганчы бер иснәсәм”

 

Абзар тулы мал-туары булганнар тулы куәткә терлек азыгы әзерләү җаен эзли башладылар. Терлегеңә кыш чыгарлык печән әзерләп бетергән­че, күңел тыныч булмый бит ул. Хәер, бу эш елдан-ел җиңеләя үзе. Хәзер халык чалгы тотып үлән чапмый, абзар тутырып терлек асраучылар да сирәгәя. Күпләр трактор белән түкләтә дә, арбадан “төртеп” кенә төшерә. Кул хезмәте аз керә, аның каравы акча янчыгы шактый юкара. 

 

8

 

"Быел әллә ни түгел"


Төрле район печән әзерләүгә төрле вакытта керешә. Күпләр белән аралашкач, шунысы ачык­ланды: үлән быел бик куе түгел икән. Шунлыктан печәннең беренче катына төшмичә, яңгыр­лар­дан соң куерып, күтәрелеп китүен көтәләр. Балтачлылар әй­түенчә, әлегә печән юка, кыска. Чабып алыр өчен бераз вакыт кирәк.

 

Ә менә Азнакай районының Митрәй авылында яшәүче Раушания һәм Рөстәм Әхмәдишин­нар шактый печән әзерләп өл­гер­гән инде. Дөрес, алар да әлегә урманнан чапмаган, ә бакча, тау итәкләреннән җыеп кына әзер­ләгән. Әхмәдишиннар гаиләсе­нең терлекләре ишле. Дүрт сыерлары, таналары, үгезләре, бозаулары бар. Шуңа күрә печән бик күп кирәк, ди алар.

 

– Бездә кызу эш өсте. Печәнне Сабантуйларга кадәр әзерли башлаган идек инде. Бакча печәненең бер катын җыеп, урнаштырып куйдык. Малларыбыз бик күп булгач, печән дә шактый кирәк. Тау итәкләреннән дә, бакча якларыннан да, күршеләрнең буш яткан җирләреннән дә чабып алабыз. Берсен дә әрәм итмәскә тырышабыз, – ди Раушания. – Элек печәнне кул белән чаба идек, хәзер – трактор белән. Урманнарга да менеп чапкаладык. Анысын аерым әзерләп, яшь бозауларга ашаттык. Быел пе­чәннең беренче каты бик әйбәт булды. Зарланып булмый. Чабып алып та кайттык, түкләргә дә төр­дердек. Әлегә 20не әзерләдек. Чабасы җирләр тагын да бар әле. Ел саен кышка бер-ике зур сән­дрәгә тутырылганыннан тыш, 20-30 түк печән кирәк. Башта шуларны тотабыз, ә язга таба сәндрәне бушата башлыйбыз. Түкләр җи­тәрлек булса, анысы калып торырга да мөмкин. Сатып алмыйча, үз көчебез белән әзерләргә тырышабыз.

 

Саба районының Шекше авылында яшәүче Римма Таһирова әйтүенчә, шушы көннәрдә авыл халкына пай җирләре өчен печән өләшкәннәр. 

 

– Мин үзем мал асрамагач, печән әзерләмим. Күршеләре­безгә китерделәр кичә. Начар димиләр. Башка елларны соңга­рак калып бирәләр иде, быел бик вакытлы таратканнар икән, – дип уртаклашты ул. Ә менә буалылар, чүпрәле­ләр, апаслылар яңгыр юклыктан зарлана. Шуңа күрә үлән дә начар үсте быел, ди алар. Буа районының Ташкичү авылында яшәүче Салих Әхмәдуллин сыер тотмый, печәнне атларына дип хәстәрләгән.  

 

– Узган елгы кебек быел да явым-төшем юк безнең якларда. Яңгыр көтеп тилмерәбез. Көн җитте исә: “Бүген яусын иде инде”, – дигән теләктә торабыз. Печән дә, игеннәр дә начар. Үләнне икенче тапкыр чабарга мөмкин дә булмас, ахры. Шулай да халык мәш килеп печән әзерли башлады инде.

 

Сабантуйларга кадәр тотынган идек. Авылда ун сыерга кадәр асраучылар бар. Аларга эшнең иң күбе эләгә. Печәнне кем каян юнәтә инде. Без, чыгымы күп дип, сыерыбызны бетергән идек. Күпләп кош-корт үстереп сату белән шөгыльләнәбез. Ләкин печән дә әзерлибез, чөнки атларыбыз бар. Үзебезнең пай җирләребез бар. Үләнне шуннан чабып әзер­либез. Кыш буена ун түк җитә. 

 
“Түкләр арзангарак чыга” 

 
Элеккеге кебек чалгы тотып, печән чабып, гаиләләре белән бер­гәләп чүмәләләр ясап, кул белән төяп алып кайтулар бик сирәк күренеш инде хәзер. Бу эш­ләрнең күбесен кеше түгел, техника башкара. Ютазы районыннан фермер Ильмир Гарә­фиев фикеренчә, печәнне түкләр белән сатып алу арзангарак чыга. 

 

– Минем бөтен техникам, пай җирләрем бар. Вакытым калса, сирәк булса да, ярдәм сорап килүчеләргә дә булышам. Хакларын махсус исәпләп бармыйм. Икмәкнең гектарын 1 мең сумга ега идем. Печән дә шулай бәя­ләнәдер дип уйлыйм. Үзенең техникасы булмаган кеше барысын да кемгәдер кушып эшләтә бит инде. Чаптыра, түкләтә, төя­тә, алып кайттыра. Печәнне түгәрәк килеш сатып алсаң, чыгымы барыбер шулай чыга, диләр. Аның уртача бер түге 1000 сум тора. Чаптыру, җыйдыруга караганда, түкләр белән сатып алу арзангаракка да чыга, диләр. Эшләгән эше өчен куелган бәяне дә күп­сенергә кирәкми. Ягулык, запас частьлар, печәнне түкләргә бау алырга кирәк. Бездә аның килограммы 170 сум тора, – диде ул. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 87 , 21.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр