
/№ 90, 25.06.2019/
Сәрдегәннең серле язмышы
Балтач районында заманында элекке СССР күләмендә данланган (рекорд арты рекорд куйган комсомол-яшьләр фермасы белән танылды) Салавыч Сәрдегәне дигән авыл бар. Биредә электән бик булган, тырыш халык яши. Шушы җирлектә үскән Ирек тә искәрмә түгел. Гәрчә тамырлары белән бу авылдан булмаса да.
Сер чишелә
...Үз әнисен белми Ирек. Исемен генә белә. Анысы да очраклы рәвештә, күп еллар үткәч кенә ачыклана. Уллыкка алынган бала булуын ни өйдәгеләр, ни авылдашлары әйтми... Паспорт алыр чагы җиткәч, туу турындагы таныклыктагы язудан үзенең Казанда тууын белә. Сер шулай чишелә.
– Сәрдегәнгә алып кайтканда, мин алты айлык кына булганмын, – дип сөйли ул бүген. – Кайтуым да бик кызык бит әле. Авылдашыбыз Харис абый Әшрәфҗановның обкомда эшләгән еллары була. Ул авылга кайткач, ничектер, сүз иярә сүз чыгып, әти белән әни уллыкка бала аласылары килүен, әмма эшне нидән башларга кирәклеген белмәүләрен әйтә. Харис абый – бик гади, ярдәмчел кеше. Бу сөйләшүне күңеленә салып куя. Озак та үтми, Казандагы бер сабыйлар йортыннан мине алып кайтып бирә. Әле башта бернинди документым да булмый, биш елдан соң гына рәсмиләштерәләр...
Үз балалары тууын дүрт күзләп көткән Вәфия апа белән Ягъфәр абый бу балага шулкадәр сөенә! Әле ул чакта әниләре Нәмига да исән. “Ирек йокласа, без өчебез өч яктан, ул уянганчы, яныннан да китми саклап, көтеп утырабыз”, – дип сөйли торган була әни кеше. Ирек үзе дә, алар мине бик яратып үстерде, юкка-барга орышкан, тиргәгәннәрен, ниндидер җәза биргәннәрен хәтерләмим, ди.
Ул бүген Ирек. Төгәлрәге, Салавыч Сәрдегәненә кайтканнан бирле – илле еллап Ирек.
–Үз әтием мөселман булса да, әнием Савельева Александра Ильинична булган, мине дә документка Савельев Андрей Владимирович дип яздырган, – ди Ирек. – Үткәнем турында шуннан артык берни дә белмим... Ни сәбәпле сабыйлар йортына эләккәнмен, ни сәбәпле Владимирович дип яздырганнар – бу кадәресе миңа караңгы. Шуларны беләсе килеп, бер чорда әнине эзләп тә караган идем, әмма очына чыга алмадым.
Әбием дәресләре
Салавыч Сәрдегәнендә ислам кануннары буенча яшәүче, дини гаиләгә туры килүен ул язмыш, Аллаһы Тәгалә бүләге дип саный. – Әби мин белгәндә биш вакыт намазлы иде, унике яшеннән динебез кушканча яшәгән әби миңа да кечкенәдән догалар өйрәтте, унике яшемдә намаз укый башласам, унсигездән инде биш вакыт намазны калдырмыйм. Әби белән бергә сәхәр ашарга тордык, уразалар тоттык, ул миңа бик күп үгет-нәсихәт биргән... Гомер буе аракы эчмәвем, тәмәке тартмавым, тора-бара дин юлыннан китүем дә әбиемнең күп еллар дәвамында тоташ укыган, өйрәткән, сөйләгән әнә шул тәрбия нәтиҗәсе дип саныйм... Әби үзе гарәпчә укый-яза белә иде, тик миңа нигәдер өйрәтмәгән. Аны мин соңрак, үткән гасырның сиксәненче еллар азагында, дини ирек бирелеп, мөмкинлекләр ачылгач, Казанның Мәрҗани мәчетенә йөреп өйрәндем. 1987 – 1990 елларда мин әнә шул мәчеткә атна саен дярлек җомгага йөрдем. Әле бит ул чакта бездә мәчетләр юк иде, – дип искә ала Ирек.
Мин тәртипсез түгел идем
Үзем аны тыңлыйм, үземнең күз алдына мәктәп елларында бик күпләр “тәртипсез” дип каһәрләгән яшүсмер малай килеп баса....
Без Салавыч мәктәбендә аның белән бер чордарак укыдык, ул берничә класска түбәнрәк сыйныфта булса да, мәктәп елларында аның шактый тиктормас булуы хәтердә. Кизү торучы сыйныф дүшәмбе көнне бөтен мәктәп каршында линейкада отчет тота. Атна саен анда бер үк җөмлә яңгырый: “... шул-шул класстан Әхмәдуллин Ирек чабып йөрде...”
– Мин тәртипсез түгел идем, – дип көлемсери Ирек үзе, бу сүзләрне ишеткәч, – беркемгә бернинди начарлык эшләмәдем, ватмадым, кыйнамадым... Ничектер, шундый исемлеккә кереп калдым. Аның сәбәбен мин еллар үткәч кенә аңладым. Өйдә кечкенәдән дини тәрбия алып үскән, минут саен әбинең: “Аллаһ бар, Аллаһ күрә, Аллаһ бирә”, – ише сүзләрен ишетеп үскән бала бит мин. Ә мәктәптә – моның киресе. Менә шушы каршылыкка очрау, мөгаен, минем мәктәпкә булган фикерне үзгәрткәндер.
– Бик күп догалар ятлый алган бала ничек мәктәптә начар укыды икән соң? Димәк, хәтерең әйбәт булган... Укытучылар мине ача алмады, дип үпкәләмисеңме? – дип, Иреккә чираттагы соравымны бирәм.
– Юк, беркемгә дә үпкәләмим. Укытучылар да тырышып карагандыр инде. Аларның берсе дә начарлыкка өйрәтмәгән бит... Ә хәтергә килгәндә, ул минем нәкъ менә күпләп догалар өйрәнә башлагач ачылды шикелле. Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте, могҗизасы дип саныйм мин аны. Искә алып, үзем дә уйланам, мәктәптә укыганда укытучылар сөйләгәннәр алай җиңел генә күңелдә калмый иде, ә хәзер сәгатьләр буе сөйләгәнне дә сүзен-сүзгә кабатлый алам, – ди ул.
“Акча бирәм, хаҗга бар”
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 21.06.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: