ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 Кояш каралта да,  сагайта да... 

Җәй көне кеше сәламәтлеген ныгытырга да, шул ук вакытта үзенә зыян китерергә дә мөмкин. Бар нәрсәнең алтын урталыгын табарга кирәк.  Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге үткәргән “түгәрәк өстәл”дә  белгечләр “җәй чирләре” хакында сөйләште.

 

2


 

Россиянең башка төбәк­лә­рендәге кебек, Татарстанда тире яман шеше, аеруча аның меланома төре белән авыручылар ел­дан-ел арта. Республика онколог­лары китергән статистикага күз салсаң, чирнең күплеге ягыннан беренче урында – тире яман шеше, меланома, икенче баскычта – күкрәк бизе яман шеше, юан эчәк яман шеше өченче урынны били, аннары үпкә, җенес бизе, ашказаны яман шешләре ки­тә...

 

Казан дәүләт медицина ака­демиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева әйтүенчә,  чирне булдырмый калу, килеп чыкса, аны яман шешкә китереп җиткермәү ягын кайгыртырга кирәк. Гадәти шеш тә теләсә кайчан яман чиргә әйләнә ала. Аның өчен тышкы факторларның тәэсир итүе дә җи­тә. Әйтик,  миңе булмаган кеше бик сирәк. Кояш астында озак кызыну яки миң җәрәхәтләнү чир­нең азуына китергән очраклар шактый. Аксыл һәм җирән чәчле, ак тәнле ке­ше­ләргә озак кояш астында булу аеруча куркыныч тудыра икән, аларның тәне ульт­ра шәмәхә нурларга аеруча сизгер. 

 

– Быел Сочида булдым. Анда  кечкенә балалары бе­лән ял итүче яшь әниләрне күреп шаккаттым, – ди Зинаида Александровна. – Балалар кызарып, каралып бет­кән, шул көе көн буе урамда чабып йөриләр. Кечкенә чакта тәне пешкән балага килә­чәктә меланома барлыкка килү куркынычы яный. Кызынырга яра­тасыз икән, иртәнге унга чаклы һәм дүрттән соң гына чыгарга кирәк.

 

Кояш нурларыннан бөтенләй качу шулай ук дөрес түгел. Ул организмны Д витаминына баета. Кышкы чорда Д витаминына бай химик матдәләр эчмәс өчен, җәен  кояшта булырга кирәк, тик чамасын белеп кенә.  Кояш астында озак кы­зынган кешенең тәнендә дерматит  башланырга да мөм­кин. Кара тутлы кеше­ләрнең кояш астында тәне пешү сирәгрәк күзә­телә икән, әмма бу – саклану чарасы күрмәскә дигән сүз түгел. 

 

Җәйге чорда бик күпләр, җылы якларга китеп, ял итү ягын карый. Авырулар турында уйламаска тырыша. Үзләре белән кояштан саклый торган  кремнар да алсыннар һәм тәнгә сөртсеннәр иде, дип кисәтә белгечләр. Сентябрь, ок­тябрь айларында халык, кошлар сыман бер-бер артлы, дә­ва­лау оешмаларына агыла башлый икән. Чир үзен тиз сиздерә. Тиредәге үзгәрешләрне күз бе­лән дә карап, белеп була. Үзгә­реш­ләр юкмы икә­нен белү өчен, телефонга тө­шереп, зурайтып карау мөмкин­леге бар. 

 

Кечкенә, пычрак сулыкларда коенучыларны церкариоз чире сагалый. Сулык суүсемнәр белән капланган булса, анда кошлар да йөзеп йөрсә, чир  ияртү куркынычы тагын да арта. Табиб-дерма­товене­ро­лог Гөлназ Фәтхет­ди­нова кисәтүенчә, әлеге чирне йок­тырганда тән кычыта, тимгел­ләр чыга. 

 

– Теләсә кайда коенмагыз, коенырга туры килсә, алдан ук тәнгә майлы крем сөртегез. Судан чыккач, яхшылап юынырга һәм киемнәрне алмаштырырга онытмагыз, – ди белгеч. – Язын һәм җәен кояш нурлары, үсемлекләр аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. 

 

Кояш нуры тәнгә генә түгел, күзгә дә зыян сала ала икән. Күз алмасы пешеп, күрү начарлана, караш тоныклана. Миопия, катаракта ише чирләр  иртәрәк башлана, хәтта күз меланомасына әйләнгән очраклар да аз түгел. 

 

Табиб-офталь­молог Элина Мин­хуҗина, боларны булдырмас өчен, кояштан саклаучы күзлек кияр­гә киңәш итә. Белгеч күзлек­не бер яшьтән узган балаларга да киде­рергә куша. Тик күз­лек­нең дә төр­лесе бар. Караңгы пыяладан ясалган барлык күзлекләр дә кояштан сакламый.   

 

– Солярийларның да тәнгә зыяны юк түгел. Япь-яшь кызлар да, ясалма кызынып, шоколад төсенә кермәкче. Аның бер файдасы да юк, зыяны күп, ул – кем өчендер акча эшләү урыны, – ди Зинаида Афанасьева. – Аксыл, җирән­нәрне анда гомумән керт­мәс­кә ки­рәк. Онколог буларак, солярийга мин бөтенләй дә каршы.

 

Күкрәк бизе яман шешеннән интегүчеләр күпле­ген истә тотып, белгечләр,  шулай ук дезодорантлар бе­лән дә артык мавыкмагыз, ди. Култык астына сөр­телгән сыекча лифма төен­нәренең начар эшләвенә китерә. Һәркайсыбызга җәй­нең матурлыгын тоярга, җы­лы нурларында коенырга язсын, тик сәламәт­леккә зыян китер­мәсәк иде...   

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 22.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр