ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:  “Авыл булмаса, ил юк”

 

Татарстанның иң баллы районы дип Кайбычны атарга булыр иде. Бал аның исеменә үк ябышкан. Татар теленең зур диалектологик сүзлегендә “Кайбыч” сүзе­нең килеп чыгышы умартачылык сүзе белән бәй­лә­нештә дип аңлатыла. Кайбычлылар, исемнәренә тугры булып, бүген дә күпләп умар­та тоталар. Районның икенче үзенчәлеге – ул республикадагы иң яшь районнарның берсе. Кайбыч Апас районыннан 1991 елда, илдәге вәзгыятьнең иң катлаулы чорында аерылып чыга. Бик теләп, сорап алалар кайбычлылар бу карарны. Районның туган көне дә иң зур бәйрәм Кайбычта.  “Иң перспективалы һәм актив үсеп килүче район­нар­ның берсе бүген Кайбыч. Аның тарихы – Татарстанның яңа тарихы ул”, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов район­ның 25 еллык юбилее уңаен­нан. Кайбыч районы башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛ­ЛИН белән очрашуда авыл тормышы турында сөйләштек.

 

4

 

– Альберт Илгизәро­вич, моннан өч ел элек Кайбыч районы тугызынчы сыйныф укучыларын читкә җибәр­мәү инициативасы белән чыккан иде. Бу эш нәтиҗәле булдымы, дәвам итәме? 

 

 – Авыл  җирлекләрендә балалар санының елдан-ел кимүе – безнең өчен генә түгел, һәр район өчен проб­лема. Шуның аркасында мәктәпләр ябыла. Мәктәбе ябыла, фермасы бетә икән, бу авылның киләчәге дә юк дигән сүз. Без бүгенге көнгә хәтле райондагы бер генә мәктәпне дә япмадык. Мәк­тәпләрнең материаль-тех­ник базасы да бик нык, автобуслар бар, туклану сыйфатлы, укытучылар составы көчле.  Ничә бала укуга карамастан, мәктәптә белем алу өчен бер төрле шартлар тудырылырга тиеш. Әйткәнемчә, укучылар саны болай да күп түгел, инде бердәм дәүләт имтиханнарыннан куркып, тугызынчы сыйныфтан  соң китүче­ләр дә шактый.  Унынчы сыйныфка 150 баланың 80-90ы гына кала. Аптырагач, район­ның мәгариф бү­леге җитәк­чесе белән бөтен мәк­тәпләр­не йөреп, әти-әниләр һәм балалар белән очрашып, сөй­лә­шеп чыгарга булдык.  Мәк­тәп программасын уртача гына булса да үзләш­тереп барган бала өчен  имтиханнарны тапшыру алай ук катлаулы димәс идем, һич югы “өч­ле”гә бирергә була. Оч­ра­шуларда шул турыда сөй­ләш­тек.  Районга да бел­геч­ләр кирәк, теләге булганнарга унберенче сыйныфтан соң уку йортларына керергә ярдәм итәрбез дип тә вәгъдә бирдек.  Югары уку йортларында укучы якташлары да, үзләренең киңәш­ләрен биреп, имтиханнардан курыкмаска өндәделәр. Боларның файдасы булды дип уйлыйм, тугызынчы сыйныфтан соң китәм дигән 30-40 бала унынчы сыйныфка калды.  Быел менә өченче ел инде әлеге эш дәвам итә. Бөтен баланы алып калып булмаса да, без үзебездән торганны эшләргә тиеш. Әлбәттә, каршы чыгучылар да булмады түгел.  Андыйлар да кирәк. Комфорт зонасыннан чыгу өчен каршы фикер кирәк бит. Гел әйбәт, яхшы дип кенә торсалар, үсеш булмый, каршылыклы фикер­ләр – алга китү өчен дә этәр­геч. Әле менә “Соңгы кың­гырау” бәйрәмендә быелгы унберенчеләргә  карап тордым, алар инде – җиткән егет һәм кызлар. Тугыздан соң алар әле бала гына иде. Әти-әниләр өчен дә баланың зур тормышка җитлегеп аяк басуы яхшырак, мин моны әти буларак та әйтәм. Яшьләрне авылда калдыру, кайтару темасын дә­вам итеп, тагын шуны әй­тә­сем килә: авыл хуҗалы­гы белгечләре әзерли торган югары уку йортларында укучы һәркем “целевой” программа буенча укырга тиеш. Укып бетергәч,  авылга кайтсын, үз белгечлеге буенча эшләсен. Юкса югары уку йорты тәмамлаган 100 кеше­нең 10ы гына авылга  кайта. 

 

– Авыл халкының төп табыш чыганагы – терлек тоту, сөт сату.  Кайбыч районында терлек тотучылар күпме?

 

– Шәхси секторда бү­генге көндә 4854 баш мөгез­ле эре терлек бар, шу­лар­ның 1943  башы – савым сыерлар. Халык сыер тотсын дип субсидияләр бире­лә. Шул ук вакытта сөтнең тот­рыклы  бәясе генә юк,  кыш  айларында күтә­ре­лә, җәйгә тагын төшә.  “Югары” дип әйткәнебез дә тиешле югарылыкта түгел. Әлеге сорауны хәл итү республика җи­тәкчелегеннән генә дә, авыл хуҗалыгы министрыннан гына да тормый. Алар аны бик уңай гына хәл итеп куярлар иде. Безнең районда  шәх­си хуҗалыклардан сөт­не җиде-сигез төркем җыя. Алар кечкенә авылга да, кайда юлсызлык, кайда 4-5 сыер – барысына да баралар. Үз­ләренә бер литрдан 1 сум – 1 сум 50 тиен акча кала тор­гандыр.  Чыгымнарын да санасак, үзләренә дигән өлеш  бөтенләй аз. Без алар белән гел элемтәдә, кем ничә сумга җыя, ничә сумга тапшыра – хәбәр­лә­шеп торабыз. Районда зур хуҗа­лык­лар юк, югыйсә, әй­дәгез, шәхси ху­җалыклардан да сөтне  сез­нең аша гына тапшырыйк, дияр идек. Күп­ләп тапшырганда бәяне дә югарырак тотарга була. Республикада инвесторлар булмаган районнарда әлеге тәҗ­ри­бәне кулланалар.  Без­нең район­ның авыл хуҗа­лыгы тармагында төп инвес­тор – “Ак Барс”,  кызганыч, бүген ком­паниянең тотрык­лылыгы юк, ул үзе дә ай саен тутырып хезмәт хакы би­рә алмый. Без шәхси сек­тор­ның сөт акчасы  белән дә килеп керсәк, бу бөтенләй әкәмәт булачак. Сыер асрау, терлек тоту өчен бөтен гаи­лә белән тырышырга кирәк. Әле без­нең авыл халкы үз хезмәтен бөтенләй санамый. Авыл җир­легендәге кешене җи­тәрлек дәрәҗәдә яклау җит­ми. Сүз дә юк, авылда социаль яктан бөтен мөмкинлек­ләр тудырылган, ләкин тормыш итәр өчен керем чыганагы да кирәк. Авыл булмадымы – ил юк. Аның үзенең теле, гореф-гадәте, кәсебе бар, сүзләр белән генә аң­латып бетереп булмый торган җаны бар.   Күбесен инде югалта да барабыз. Элек авыл баласы кечке­нә­дән эшләп үсә иде. Хәзер мәк­тәпкә, балалар бакчасына да бөтен кеше балаларын машинада ки­терә­.  Хез­мәт кү­реп, чыныгып үсми балалар. 

 

 – Авылны яратканыгыз һәр сүзегездән сизелә, Альберт Илгизәрович. Балачактан атлар да яраткансыз дип сөйлиләр...

 

– Әйе, бик яраттым. Ат турында сәгатьләр буе сөй­лә­шә алам. Ат белән фанатлар гына шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Кеше үзенең туганын, балаларын ничек ярата, атны шулай ярат­ма­саң булмый. Мин ат өстендә үстем. Сабан­туй­лар­да чабышларда катнашып, бе­ренчелекләрне дә алдым, 4 класстан көтү көт­тем. Уку елы тәмам­лан­ган­чы, зоотехник белән сөйлә­шеп, ышандырып, аның җавабын алып куя идем.  Үзең өчен атны да сай­лыйсың, март аеннан башлап аны үзеңә иялән­дереп, ашатып йөри баш­лый­сың. Ат бөтен кешегә дә эләкми әле ул, синең атың булды икән, син – зур кеше. Үзем­нең ун яшьтән чабышларда катнашкан атым да бар иде.  Ул 33 яшенә җитеп, үз үлеме белән үлде, без аны  күмеп, әлеге урынны рә­шәткәләп, истәлек тактасы да куйдык. Аның ише атлар бик сирәк. Бөтен нәр­сәне аңлый, кеше акыллары бар иде үзендә. Сабантуй җитәр алдыннан ашамый, чабышка барырга ашкынып тора. Хәзер дә йортта  ат тотабыз, аны улым карый. Балалар кечкенәрәк вакытта җи­геп, утыртып та йөртә идем, соңгы елларда вакыт җитеп бетми. Ат кеше сәламәтле­генә дә уңай йогынты ясый. Безнең  әтигә – 87 яшь, бүген аның сау-сәламәт булуын аттан һәм умартачылык бе­лән шө­гыль­ләнүдән күрәм. Сарыклар да тотабыз, әти әле сарык көтүенә дә үзе чыга, үзе шулай тели.  Умарталарны да улым белән әти бергә карыйлар, мин кайчакта булышам гына. Безнең бабайлар гомер буе умартачылыкта эшләгәннәр, бу безнең нәселдән килә. Бү­ген инде, күп дигәндә, ун баш кына тотабыз. Кайбычта умартачылык  киң таралган. Читтән җирләр алып, ояларны авылдан читтә тотучылар да бар. Шулай да бик киң колач алып эшләү­челәр  бар дип әйтә алмыйм. Бал һәр­вакыт кыйммәт йөр­гән, күп кеше аны дәва өчен, сә­ла­мәтлек өчен ала. Кемдер шикәр комы, тагын нәр­сәдер кушып, балның сыйфатына хилафлык китерә икән, бу кешенең эше алга бармаска мөмкин. Ялган бал белән чын балны аерып булмый диярлек, сатып алучыга  сый­фатлы бал сату – намус эше. Һәр эшең уңыш­лы барсын өчен ке­шеләрне яратырга кирәк. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 22.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр