ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 

Хезмәт һәм хөрмәт туе. Казан Сабан туе нәрсәсе белән истә калды?

 

Илләр гизеп, милли бәйрәм Казанга кайтты. Башкалада Сабан туе 23 июнь көнне берничә мәйданчыкта гөрләде. 

 

3

 

Бәйрәм безгә бик кирәк

 

Казанда бәйрәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күлендә һәм Казан ипподромында оештырылды. Шәһәр хакимияте Сабан туен оештыруга 71,6 млн сум күләмдә акча бүлеп биргән иде. Бу исә былтыргы суммадан 1,7 миллионга күбрәк. Бәйрәмне барлыгы 196 мең тирәсе кеше тамаша кылган. 

 

Быел милли бәйрәмне Төрекмәнстаннан килгән кунаклар да күрде. Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзалагач, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Казан ипподромында узган ат чабышын да күзәтте. Биредә  мең ел элек хәзерге Төрекмәнстан территориясендә махсус чыгарылган ахалтекин токымлы атлар чабышын күрсәттеләр. Бу атларны бөтен Россия буенча җыйганнар, бер ат – Татарстаннан. 

 

Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Сүз уңаеннан, анда милли бәйрәмебез биш ел буе уздырылмаган. Шуңа да ихтыяҗ аеруча зур булган.

 

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. 

 

- Сабан туе халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, игенче хезмәтенә булган хөрмәтен чагылдыра. Аларның хезмәте – республикабызның үсеше һәм алга баруы нигезе. Бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен дә җиткерде. Котлау телеграммасында әйтелгәнчә, гасырлардан килгән Сабантуй бәйрәме җир эше белән шөгыльләнүчеләр хезмәтенә хөрмәтне гәүдәләндерә, бай тарихи, рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Йөз еллар элек булган кебек, Сабан туе хәзер дә халыкны берләштерә. “Татарстанда, тантаналар үзәгендә, бүген шулай ук шатлык, ачыклык, кунакчыллык, ихлас, дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрә. Сабан туеның бай һәм төрле программасында һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алыр, бик теләп милли ашлардан авыз итәрләр дип ышанам”, – дигән Владимир Путин.

 

Сабантуйга Татарстан районнарыннан кыр батырлары да чакырылган иде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән ветераннар, терлекчеләр, механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм эшче династияләр бәйрәмнең төп кунаклары булды.

 

Утарларда – туй 

 

Әкияттәге туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар...дигән әкияттәге сүзләрне хәтерлисездер? Казан Сабан туена килсәң, ирексездән шуларны искә төшерәсең. Тагын әле Сабантуйның, чыннан да, хезмәт туе икәненә инанасың. 

 

Тынычлык бистәсендәге бәйрәмдә Арча, Кукмара, Буа, Биектау, Балык Бистәсе, Теләче, Алексеевск, Лаеш, Яшел Үзән, Зәй, Нурлат районнары, ишегаллары корып, үз районнарына гына хас үзенчәлекләрне күрсәттеләр. Төрекмәнстанның да үз утары бар иде. Ике Президент Кукмара белән Төрекмәнстан утарларында кунак булды. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә барлык районнарның да тырышлыгына бәя биреп чыкты. 

 

Утарлар димәктән, аларга керсәң, үзеңне шул районның Сабан туенда булгандай тоясың. Нурлатта, мәсәлән, милли бәйрәм Фирдүс Тямаев сәхнәгә чыгуга башланды. Нурлат утарына аның өчен генә килүчеләр дә юк түгел. Арча ишегалдында данлыклы Арча көллияте шәкертләре җыр суза, Шүрәле биеп йөри, яшь көрәшчеләр мәйдан тота. Кукмара районы итекләре һәм чуен табалары белән гаҗәпләндермәкче, яшелүзәнлеләр дуслык күпере “төзегән”; Лаеш утары уртасында фонтан урнаштырганнар. Менә, ичмаса, башкалар турында да уйлаганнар! Көн кызуында сафланып алыр өчен, ул фонтанга йөз генә кеше килмәгәндер. Зәйлеләрнекен балалар яратты: анда эттән алып атка кадәр хайваннар бар иде. "Зөйләйха күзләрен ача" сериалында төшкән атка кадәр алып килгәннәр! Күпчелек утарларда быел август аенда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына багышланган күргәзмәләр бар иде. Халык төрле остаханәләрдә катнашты. Мәсәлән, Яшел Үзән утарында, сепараттан сөт аертып, каймак ясадылар, Балык Бистәсендә балык тоттылар. Ә Төрекмәнстан утарына керсәң, гомумән, шул илгә эләккәндәй буласың. Утар уртасында юрта корып куйганнар, кунакларга туй йоласын күрсәттеләр, милли сыйдан авыз иттерделәр. 

 

Сабан туена һәркем төрле максат белән килә шул. Кемгәдер уеннарда катнашу кызык, кемдер көрәш өчен җан ата, ә кемдер концертта катнашкан эстрада җырчыларын тыңлар өчен җыела. Телевизор, радиодан күреп-ишетеп кенә белгән җырчыларны якыннан күрү дә – кем  өчендер олы бәхет инде. Әлеге дә баягы Фирдүс Тямаевны гына алыйк! Үз җирлеге өчен күпме җырлады, төп мәйданга килеп, халыкны биетте, инде Сабан туе бетте дигәндә, яңадан Нурлат “капка төбе”ндә концерт куйды. Җиде кат тире чыкканчы җырлатты аны халык. “Бүгенге Сабантуй бик матур булды. Шушы мәйданнан халык китмәде. Бу халыкның безгә бәя бирүен аңлата”, – диде Фирдүс. 

 

Бәйрәм – халык өчен. Шулай булгач, алар фикере – Сабантуйның төп бәясе. 

 

– Мин шәһәребезнең әлеге матур урынында булуым, Сабантуй бәйрәмен күрә алуым белән бәхетле, – ди Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов.  

 

Краснодар кунагы Светлана Гладкова милли бәйрәмнән канәгать калуын белдерде. “Урысларның Май чабу бәйрәменә охшаган. Әмма биредә исерткеч эчемлекләр сатмыйлар. Сабан туенда чәй эчерәләр, камыр ризыклары күп икән”, – диде ул. 

 

Туй үпкәсез булмый

 

Үпкәләргә җирлек булды шул. Кайберәүләр Сабантуй мәйданына озак керә алмыйча торган, чират җыелган. Эшлекле дүшәмбедә Казанның башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин әлеге вәзгыять өчен гафу үтенде. 

 

- Бәйрәм берничә мәйданда үткәрелсә дә, барлык урыннарда да халык күпләп җыелды, ә Каенлыкта исә халык агымы чиктән тыш зур иде. Куркынычсызлык тәэмин итү максатыннан, мәйданга керүне туктатып торырга мәҗбүр булдык. Кыенлыклар китергәнебез өчен гафу үтенәм, – диде ул.

 

Милли бәйрәмнең күрке – көрәш, диләр. Казан Сабан туйлары мәйданчыкларында быелгы батырлар билгеле булды. Дәрвишләр бистәсе каенлыгында үткән Казан Сабан туенда Питрәчтән Фәрхәт Фәйзуллин абсолют батыр калды. Аңа “Лада Гранта” машинасы һәм тәкә тапшырылды. Ә Тынычлык бистәсендәге Сабан туенда баш батыр булып Лениз Абдуллин танылды. 

 

Миңгәр гөрләде

 

Шул ук көнне Саба районындагы Миңгәр авылында да Сабан туе узды. Сер түгел, Миңгәр үзенең масштаблары белән дә аерыла һәм бик популяр Сабантуйлардан санала. Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайтты. Көрәш буенча дөнья чемпионаты быел да Миңгәр авылында узды. Финалга кадәр көрәшчеләр Казанда очрашты, ә төп көрәшү мәйданы итеп Миңгәр Сабан туе келәмен сайладылар. Мәртәбәле чараның Сабада узуы да юкка түгелдер. Ник дисәң дә, Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовның туган авылы да – шушы җирлек бит. Шулай итеп, быел да Миңнәхмәтовлар нәселе, меңләгән кешене җыеп, Миңгәр җирен гөрләтте. 2019 елгы Миңгәр Сабан туе батыры булып 100 килограммнан артык авырлыктагы категориядә Казаннан Фирдүс Зәйнуллин табылды. Абсолют батырга Сабантуй символы – тәкә, түбәтәй һәм чапан бүләк иттеләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 25.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр