ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 

Кукмара районы башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ: “Сыер асрамый башлаган кеше аны кабат алмый”

 

Кукмара итекләре, Кукмара савыт-сабасы, Кукмара тегү фабрикасы... Әлеге исемлекне уңган  терлекчеләр, игенчеләр белән дәвам итәргә була. Шуңа да даны ерак­ларга таралган бу районның республика буенча социаль-икътисади күрсәткечләр рейтингында кырыгынчы урында булуы гаҗәпләндерә. Район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ белән очрашкач та,  сүзне нәкъ әлеге сораудан башладык.  

 

7

 

– Каян килеп Кукмара 40 нчы урында була ала,  дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Барысы да бик гади: безнең районда нефть чыгарылмый, халык саны күп. Авыл хуҗалыгы, бигрәк тә терлекчелек – иң  күп эшче куллар сорый торган тармак. Ә җитештерелгән продуктны кеше санына бүлгән­нән соң күрсәткеч түбән чыга. Гомумән алганда исә район үсештә. Соңгы дүрт елда сөт җитештерү ике тапкыр артты, районда  җитеште­рел­гән эчке тулай продукт 7,6 миллиардтан 12 миллиардка күтәрелде. 2015 елда мөгез­ле эре терлекнең саны  23 мең баш булса, бүген – 32 мең баш.  Аларның  санын  40 мең башка җиткерү планы куелды. Шәхси хуҗалык­лар­да 16 мең терлек бар, тиздән 20 мең башка җитәр дип фаразлыйбыз. Бүген  Кукмара районы – Россия  буенча иң күп сөт җитештерә торган төбәк. Безнең район Самара өлкәсе хәтле сөт сава.  Тер­лекләргә  сыйфатлы азык  ашатуга,  яңа төр тех­нология­ләр куллануга зур игътибар бирәбез.  Былтыр савым сыерларга азык әзер­ли торган үзәкләр эшли башлады, бу безгә бер сыердан сөтне 3 литрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Уз­ган ел ул җиһаз “Вахит” ху­җа­лыгында куелган иде, хә­зер менә “Восток” хуҗа­лыгы әзерләнә. Әле­ге үзәктә эш процессында кеше факторы – минимум, механизатор кнопкаларга гына басып тора. Никадәр печән, фураж, кукуруз оны кирәклеген компьютер үзе билгели, аларның барысын кушып болгата да 50 кг капчыкларга вакуум белән тутыра. Шул  килеш ризык 2 елга хәтле сакланырга мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, аны зур миксер дип тә әйтергә була. Шундый үзәк шәхси хуҗа­лыклар өчен дә төзе­лә­чәк.  Пилот проект буларак,  без аны берничә  шәхси хуҗа­лыкта  кулланып карадык инде, сөт  бер сыерга  9 литрга артты. Уртача 5 кенә литр арта дип исәпләсәк тә, рентабельлек 40-45  процентка үсәчәк. Әлеге азыкны сатып алып  ашатсаң да, отышта каласың. Авылларга баргач, тәҗри­бәдә катнашкан  хуҗалык­ларда үзем булдым. Безгә бер эш калмый икән, тиресне кая куярга дип кенә кайгыртасы,  диләр.  Күз алдына китерегез: капчыкка тутырылган әзер ризыкны сыер алдына саласың да, эшең бетте. Тиздән Кукмара районының өч баштан артык сыер тотучы һәр хуҗа­лыгы капчыкларга тутырылган әзер ризык куллана алачак. Киләчәктә ит өчен үгезләр үстерүчеләргә дә  мондый мөмкинлек тудырылыр дип өметләнәбез.

 

– Шәхси хуҗалыкларга мондый ысул белән ярдәм итү теләге ничек туды? 

 

– Авылларга барган саен бөтен социаль объектларны  йөреп чыгам, халык белән аралашам, киңәшләшәм. Быел үзара салым акчасына нинди эш башкарылачак, федераль проектларның кайсыларында катнашырга мөм­кин – барысы да халык белән хәл ителә.  Сөйләшкән­дә,  төп сорауларның берсе терлек тотуга бәйле була, әлбәттә. Бөтен кешедә бер җавап: ризык табу авыр, кыйммәт. Печәнен, фуражын кайгыртырга, аның өчен акча табарга кирәк. Кыскасы,  халыкта сыер тоту файдасыз дигән фикер туа. Өч ел элек терлек азыгы белән тәэмин итүне җайга салдык. Райондагы авыл хуҗалыгы көл­лиятенә 300 гектар җир бирелде. Президент һәм район  ярдәме белән техника алырга булыштык, беренче елда печән орлыгын бушлай бирдек. Менә өченче ел инде  алар печән әзерләп, өчтән артык сыер тоткан һәр хуҗа­лыкка түкләнгән печәнне 500 сумнан капка төпләренә китереп бирәләр. Беренче елны – 800,  икенче елны – 1200, быел исә  2000 түккә җит­кер­деләр. Бер ел элек  фураж белән тәэмин итү дә хәл ителде. Биш төрле компоненттан торган, хәтта борчак кушылган фуражны сыер тотучыларга 7 сумнан җибәрәбез. Гадәттә шәхси хуҗалыклар фуражны фермерлардан ала­лар, лә­кин ул әллә ни  сый­фатлы бул­мый.  Фермер­ларның кип­терү мөмкин­лекләре дә  юк, дымлы бөр­тек тиз бозыла.  Сыйфатсыз ризык ашый икән, сыерда  төрле авырулар бар­лыкка килә.  Ул капланмый һәм  кеше сыерын бете­рергә мәҗ­бүр була. Азык җитештерә тоган үзәк булдырып, монокорм әзерләү – шәхси  хуҗалыклар өчен оештырылган өченче проект. Бу терлек санын арттырырга бик зур этәргеч булачак. Сыерны бетерүгә юл куймаска иде, аны асрамый башласалар, кабат алмаячак­лар. 

 

– Фермерлар авыл хуҗалыгы үсешендә нинди урын алып тора?

 

– Бүген безнең районда инвесторлар юк. Чәчүлек җирләре – зур  хуҗалыклар һәм фермерлар кулында. Быел игенчелек буенча  беренче өчлеккә керергә ди­гән план куйдык. Максатыбыз – районның  бөтен булган җи­реннән мөмкин хәтле зур табыш алу. Җир мәйданы чикле, булганының кадерен белергә кирәк. Шәхси хуҗа­лык, фермер,   пай җирләрен алганда,  терлек үстерүне күз алдында тоткан, малына җи­тәрлек печән­не, фуражны  үзем үстерәм дип уйлаган. Моның өчен кайдан тапкан,  шуннан иске техника җый­ган. Фермерның егәрле техника алып җирне  эш­кәртер­гә дә, силос, сенаж салырга да мөмкинлеге юк. Бәләкәй техника белән җир­не эш­кәртүнең үзкыйм­мәте дә югары була. Шуңа күрә ул базарда  көндәш тә  була алмый. Азык үзәкләре төзеп,  халыкны терлекләргә азык әзерләү мәшәкатеннән азат  итәсебез килә.  Әзерне  сатып алу уңайлы һәм отышлы. Нәрсәгә дип,  бер кеше бөтен  эшне дә башкарырга тиеш соң әле? Европа илләрендә берәү печән үстерә, икенчесе бөртек әзерли, өченчесе терлек симертә, кемдер сөт җитештерә, чөнки шулай эшләү  чыгымнарны аклый. Авыл кешесе үзенең хезмә­тен  бөтенләй исәпләми инде, чыгымнарны  һәм табышларны  да санарга күнекмә­гән әле без. Мәсәлән, нигә  арпа  үстерергә? Үстер син анда  яшелчә. Арпага караганда ун тапкыр зур табыш алып булачак. Узган ел без яшелчә­челек буенча кооператив оештырып,  197 гектар җир­не шунда теркәдек.  Анда федераль программа белән 8 мең куб су керттек. Су сибү системасы көйлән­гән, электр энергиясе белән тәэмин ителгән. Республика­ның иң яхшы агрономын алып кайттык, ул анда куратор булып эшли. Яшелчәне үстерә бел­гән кешенең булуы   бик кирәк. Әлеге кооперативка, кем тели,  шул кереп, яшел­чәчелек белән шө­гыльләнә ала. Орлык утырту өчен чәч­кечләргә хәтле бар.  Моннан тыш безнең  “Кукморлогистик” һәм  “КукморРайпо” кооперативлары бар.  Фермер килешү төзеп куя да үзе үс­тергән яшелчәне “Кукмор­логистик”ка тапшыра. Би­редә яшелчәне юалар, чистарталар, кирәк икән, әр­чиләр дә, вакуум капчыкларга тутырып, зур кибет чел­тәрләренә җибәрәләр. Ки­лешүләр төзелгән, атна саен районнан 160 тонна яшелчә китә. Әгәр дә бәрәңгесе кырылган, кишере яньчелгән икән, андыйларны Кукмара райпосына тапшыралар.  Анда аларны эшкәртеп, яшел­чәдән ясала торган ризыклар әзерләп, банкаларга тутырып,  кибетләргә озаталар. 

 

– Халык яңалыкларны ничек кабул итә?

 

– Сүз дә юк, шикләнеп карау, ышанасы килмәү бар. Бүген яшелчәчелеккә бирел­гән 197 гектарның 150сендә инде эшлиләр.  Халыкта ышаныч туды, әлеге системаның эшләгәнен күрделәр, тартыла башладылар. Әлбәттә, яшел­чәчелек – яңа  тармак, күпмедер куркытадыр. Әй­тик, фермер арпа үстереп өйрәнгән, күпмедер уңышы барыбер булачак. Ә безнең халыкны санарга өйрәтәсе­без килә.  Чәчүлек җирләре  3000 гектардан да ким булганда,  берничә юнәлештә эш­ләү отышлы түгел. Кооперация формасында эшләү уңайлырак,  бу очракта  ялгышлар азрак була.  

 

– Кукмара районы авыл­ларының ныклыгы, төзекле­ге белән аерылып тора. Авыллар үссен өчен иң төп кагыйдә нинди?

 

– Кайда эш яхшы оештырылган, кайда хезмәт хакы югары, кайда пай өлешенә тиешлесен бирәләр – шул  җирлекләр үсә. Безнең районда авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм кече бизнес бергә эш­ләргә, үсәргә тиеш дигән бурыч куелды. Башкача була алмый. Бөтен социаль  объектлар  төзелгән булып та (әл­бәттә, алары да кирәк),  бизнес булмый, авыл хуҗа­лыгы үсми, хезмәт хакы тү­ләнми икән, авылның килә­чә­ге юк. Бөтен кешегә дә  ашарга, киенергә, туенырга кирәк. Безнең районда да үсеш туктаган җирлекләр бар иде. Әйтик, Ныртыда кайчандыр 8000 кеше яшә­гән, бүген анда 700 кеше яши. Заманында мәктәбендә генә 600 бала укыган! Авыл бетә бит дип, шуннан чыгып киткән кешеләр белән җые­лып сөйләштек, эш кузгалды. Танылган Мадъяровлар белән сөйләшеп, аларны иске фермаларны алырга күн­дердек. Анда күркә үс­терә­ләр. Максатыбыз – Кукмарада  гына түгел, авылда да халыкны эшле итү, авылларны саклау.  Безнең план буенча, районда  киләчәктә чеби һәм күркә кластеры үсәчәк. Кем кошчылык белән шө­гыль­лә­нергә тели,  шуларга иске фермаларны бирәбез.  

 

– Планнарыгыз бик матур. Проблемаларыгыз бө­­тенләй юк кебек.

 

– Бар инде ул, нишләп булмасын?! Тик аларны проблема дип әйтү дөрес булмас, бу – күңелле  мәшә­кать­ләр. Кукмара көннән-көн үсә, яңа йортлар, яңа урамнар барлыкка килә. Аларны утлы, сулы, юллы, газлы итүне җайларга кирәк. Яңа балалар бакчасы һәм яңа мәктәп ки­рәк. Бу мәсь­әләләрне   дә республика җитәкчелеге белән берлектә хәл итәрбез  дип уйлыйм. 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 25.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр