
/№ 90, 25.06.2019/
Дөнья мәшәкате онытылды
Кукмара районының Төркәш авылында 50 генә хуҗалык калды. Сабантуй бәйрәмен дә күптәннән күргәннәре юк иде. Быел исә шушы авылда яшәгән Нурзия Шакирова һәм Хәким Гыйниятовларның оныклары зур бәйрәм – Авыл көне үткәрде.
– Нурзия апа белән Хәким абыйның балалары бик булдыклы, белемле. Һәркайсының тормышта үз урыны бар. Биш кыз, бер малай алар. Нинди генә үрләргә менсәләр дә, туган якны, кендек каны тамган җирне онытмыйлар. Атна саен кайтып, туган нигезләренә илткән сукмакны яңартып торалар, – ди күршеләре Һәдия Шириева.
– Моннан берничә ел элек авылда җыен ясаган идек. Якташларны җыеп, тагын да зуррак бәйрәм ясыйсыбыз килде, – ди Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова.
– Быелгы бәйрәмне өч туганыбыз үткәрде. Алар – нәселебездә иң олы оныклар. Без, әти-әниләре, шуңа сөенәбез: алар үзләрен Төркәшнеке дип саный.
Авыл көненә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да кайткан иде. Баянчы Ильяс Шәрипов тирә-якны моңга күмде. Бәйрәмне “Болгар” радиосы хезмәткәре Гөлназ Фәйзрахманова алып барды.Халыкның мондый бәйрәмгә сусаганы күренеп тора. Уеннарда катнашырга теләүчеләр чиратка басты.
Авыл кешеләре генә түгел, кунаклар да рәхәтләнеп ял итте. Якташларым өчен бик шатланып утырдым. Бер-берләрен кочаклап күрешәләр, сөйләшеп сүзләре бетми. Ул арада мәйданга чыгып бииләр, җырчыларга кушылып җырлыйлар. Чыннан да, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра торган бәйрәм булды бу. Килен генә булсам да, бу як халкы гадилеге белән күңелгә якын. Алар да үз итә булса кирәк. Бер генә уеннан да читтә калдырмыйлар. Авыл апайлары белән капчык киеп тә, көянтә-чиләк күтәреп тә йөгердек. Хәтта күрше авыллар белән ярышып, аркан да тартыштык. Төркәшлеләр сынатмады. Беренчелек гел безнең якта булды. Иң күңелле уен – күзне бәйләп, чирәмнән бәрәңге җыю булгандыр, мөгаен. Монда яше дә, карты да, бала-чагасы да катнашты. Әле менә башка җирләрдә күзгә чалынмаган яңа уен да тапканнар. Ике кеше бер-берсен мунчада “чабындыра”. Кемнең себеркесендәге яфраклар тизрәк коела, шул – җиңүче. Бүләкләр дә мулдан әзерләнгән. Оештыручы егетләргә шушы авыл кияве Нәфыйк Мадъяров та матди ярдәм күрсәткән. Авылдашлары Нургали Госманов та бәйрәмгә акчалата үз өлешен керткән.
Көрәш булмаса да, көчле затлар үз көчләрен күрсәттеләр. Гер күтәрүчеләр бөтенләй шаккатырды. Кунакка кайткан бер егет аны 310 тапкыр күтәрде. Кул көрәшендә дә озак тарткалаштылар. Капчык сугыш уены да ир-егетләрне бергә җыйды.
Бәйрәмдә авылның өлкән яшьтәге кешеләренә бүләкләр тараттылар. Нурулла Рәхимуллинга – 94 яшь. Авылда нигезе бар, Кукмарада кызы Ләбибә тәрбиясендә гомер итә.– Колакларым начар ишетә. Башка бернидән дә зарлана алмыйм. Күзләрем дә күрә, хәтер дә бар. Гомерем буе эш белән яшәгәнгә, озын гомерле булдым. Аннары безнең өебез дә тау артында гына иде. Саф һава сулап, чишмә сулары эчеп үскән буын бит без, – диде ул.
Иң кечкенә сабый – Искәндәр Хамизовка да бүләк бирделәр.
– Кечкенә генә авыл булсак та, без бик бердәм. Авыл кешесе ялындырып тормый, уеннарда катнаша. Тормышта та шулай. Авырлык килсә дә, бергә күтәрәбез, шатлыкларыбыз да уртак, – ди Төркәш мәдәният йорты директоры Нәфыйк Зиннәтов. – Үз күңелебезне үзебез күрәбез. Бәйрәмнәрдә еш кына спектакльләр куябыз, концерт оештырабыз. Күрше Нырты авылы белән дус яшибез. Нинди чара уздырсак та, без гел бергә. Төркәшкә генә түгел, якын-тирә авыл халкына бәйрәм ясаган әлеге гаиләгә чиксез рәхмәт.
Кайчандыр бу яклар гөрләп торган. Тик колхозлар беткәч, тормыш тукталган. Әле, шөкер, алдагы көн өметле. Узган ел бик озак тик яткан җирләрне “Вахит” хуҗалыгы эшкәртеп чәчә башлагач, авылга ямь керә. Озакламый тагын үзгәрешләр көтелә. Бу якларда Нәкыйп Мадъяров күркә фермасы төзеп ята. Халык эшле дә, ашлы да буласына ышана хәзер.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: