ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

 

 Дөньякүләм вакыйга

 

 

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтовның Татарстанга эш сәфәрен республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әнә шулай дип бәяләде. Ике якның очрашуы шактый нәтиҗәле булган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә сәнәгать, нефть химиясе, мәдәният, мәгариф буенча берничә килешү төзелгән.   

 

3

 

Альберт Кәримов әй­түенчә,  2020-2021 елларда Тө­рекмәнстанга өстәмә рә­вештә тагын 2 мең КамАЗ техникасын, шул исәптән 800 үзбушаткыч, бортлы 300 машина, коммуналь хез­мәтләр өчен махсус техника җибәрү мөмкин­лек­ләре турында ки­лешүгә кул куелган.  Моннан тыш, “КамАЗ” җәмгыяте Тө­рек­мән­станда сервис үзәк­ләре челтәрен дә киңәй­тә­чәк. Альберт Кә­ри­мов әй­түенчә, анда барлык машиналарны сервис белән тәэ­мин итүче өстәмә үзәкләр ачылачак. 

 

Шулай ук Төрекмәнстан компаниясе илдә җитеш­терелүче нефтьне “Татнефть” белән берлектә эш­кәртергә мөмкин булуын да белдергән. Кунакларда безнең авыл ху­җалыгы, медицина һәм кот­кару хез­мәтләре өчен каралган самолетлар кызыксыну уяткан. Әлеге вакытта, Татарстан Президенты кушуы буенча, төрле очракларда кулланыла торган “Ансат” вертолетларын  сату мөмкинле­ге турында сөйләшүләр бара. 

 

– Шулай ук авыл хуҗа­лыгында төрле максатлар өчен кулланыла торган җи­ңел самолет үрнәкләре дә кы­зыксыну уятты. Алар – “Фермер” һәм “МВ-500” самолетлары. Киләчәктә бу очкычлар Татарстанда тагын да күбрәк җитештере­ләчәк, – диде Альберт Кә­римов.       

 

Якын арада Казанда Тө­рекмәнстанның Генераль консуллыгы барлыкка килә­чәге дә хәбәр ителде. 

 

Татарстанның  мәдә­ният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, ике ил арасында мәдәни багланышлар да көчле. Сабантуй көнне Г.Камал исе­мендәге Татар дәүләт академия театрында Төрек­мәнстан сәнгать осталары кон­церты узды. Шулай ук бәйрәм мәйда­нында   милли чатырлары да оештырылды. Анда тө­рекмән­нәр­нең ризыклары, көнкү­реш­тә кулланыла торган әс­баплары урнаштырылган иде. Шулай ук Сабантуй кунаклары алар­ның йолалары белән дә кызыксынган. 

 

Мәгариф тармагына кил­сәк, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, очрашу нә­ти­җә­сендә КФУ, Энергетика һәм Иннополис уни­вер­си­тет­лары бе­лән өч килешү тө­зел­гән. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 26.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр