
/№ 90, 25.06.2019/
Дүрт мең тонна сөт бар!
Актанышлылар, район тарихында беренче тапкыр, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тәүлеклек савым күрсәткечен 200,1 тоннага җиткергән.
– Районыбыз тарихында беренче тапкыр мондый зур күрсәткечләргә ирештек. Бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 27,9 тоннага, ягъни 16 процентка күбрәк, – дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
Районда сөт җитештерүне арттыруга үзләреннән зур өлеш кертүче оешмалар арасында “Ташкын” җәмгыяте (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәүлеклек савым 133 процент тәшкил итә), “Әнәк” (115 процент) һәм “Актаныш” агрофирмалары (111 процент) бар.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Актаныш – республиканың тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерүче дүртенче районы.
Бу күрсәткеч буенча Кукмара районы иң алда бара. 17 июньгә булган мәгълүматлар буенча, анда тәүлеклек савым 273 тонна тәшкил итә. “Бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 9 процентка күбрәк”, – ди министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин. Икенче урында – Балтач (254,5 тонна), өченчедә – Әтнә (219,4 тонна) районнары.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында утырышта хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары, бер сыердан 17 кг сөт савып алып, беренче тапкыр тәүлегенә 4 мең тонна сөт җитештерә башлаган. Моңа заманча технологияләр, тотрыклы сатып алу бәяләре (23 сум/кг) һәм аксым югары концентрацияле булган яшел азык җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм итә ди министр.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан товар сөтен җитештерү һәм сату буенча Россия субъектлары арасында иң алда бара. Шулай итеп, 10 июньгә ведомствоның оператив белешмәләре буенча, илебезнең авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеккә 48,7 мең тонна сөт сатылган, бу узган елның шушы вакытына караганда 3,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта, тәүлеккә иң күп сөт сатуга ирешкән төбәк – Татарстан (3,7 мең тонна).
(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)
Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз: