ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

Белеп куллансаң, янга да кала 

 

Республикада газ җитәр­лек. Әле артып та кала икән. Шуңа күрә “Газпром трансгаз Казан” оешмасы киләчәккә зур планнар белән яши. Зөя утравына 1600 метр озынлыктагы газ торбалары салынса, Иннополиста ул 2500 метрга сузыла.

 

5

Бу хакта журналистларга, еллык эш­чәнлеккә нәти­җә ясаганда, “Газпром транс­газ Казан” оешмасы генераль директоры Рәфкать Кантюков җиткерде.

 

– Газга бәя дә арта, дивидендлар да күтәрелә. Кергән акча дәүләт бюджетын тулыландыра, – диде ул. – Тагын шунысы бар: кул­ланучылар саны арта. Әмма, аңа карап, тотылган газның күләме артмый. Ди­мәк, халык янга калдырырга өйрәнгән. Йортларга исәп­ләгечләр, ике контурлы казаннар куйдырылгач, газны бик сак тота башладылар. Казаннарның файдасы шунда: аны үзең те­лә­гәнчә көйләргә була. Эссе икән, бераз киметәсең. Җы­лы көннәрдә сүндерергә дә мөмкин. Әмма шуңа да карамастан, кулланган өчен газга түли алмаучылар җи­тәр­лек. Республикада 1500 абонент түләмичә йөри. Күбесе газны сүндерергә килгәч кенә селкенә башлый.

 

Быел, бурыч җыелу сә­бәпле, 10 мең фатир-йортта яшәүчеләрнең газын өз­гәннәр. Газчыларның моңа хакы бар. Әгәр кулланучы өч ай буена түләмәсә, килеп сүндерергә мөмкиннәр. Рәф­кать Кантюков әйтүен­чә, бурычлыларны башта кисәтәләр. Кайберләре газчылар килгәч түли икән. Бүгенгә 7533 гаиләнең 38 миллион сумлык бурычы бар. Алар арасында өч катлы үз йортларында яшәүче­ләр дә, авыр тормышта интегүчеләр дә бар.

 

Тагын бер проблема – газчыларның күбесе фатир-йортларга керә алмый. Техник хезмәт күрсәтү өчен 1246 фатирга эләгә алмаганнар.

 

– Без, идарәче оешмалар белән сөй­ләшеп, күп кенә фатирларга керә алдык. Соңгы вакытта газ шартлаулар күбәйде. Шуңа да халык бераз үз куркынычсызлыгын кайгыртсын иде. Газчыларның техник хезмәт күрсәтү бүлеге тәү­лек буе эшли. Бераз ис си­зелсә дә, хәбәр итәргә ки­рәк. Ишек ачмаучыларны да аңлыйбыз: газчылар исе­меннән йөрүче алдакчылар да күп. Белеп торыгыз: без­нең оешма кешеләре кигән өс киеме беркайда да сатылмый. Аны заказга эшлә­тәбез. Һәрберсенең документы бар. Шикләнәсез икән, оешмага шалтыратып, белешә аласыз.

 

Очрашуда кадрлар мәсь­әләсе дә кү­тәрелде. Рәф­кать Кантюков газчыларның бе­лемнәрен гел күтәреп торуын әйтте.

 

– 15 ел элек Әлмәт нефть институтында газчылар өчен факультет ачылды. Бездә эшләүчеләрнең балаларын укыттык. Шулай итеп нәсел-нәсәпләре белән газ оешмасында эшләүчеләр барлыкка килде. Яшьләрне башкача үз эшебезгә тартып китерү мөмкин түгел иде, – диде ул. 

 

Хәзер дә бар гаиләләре белән шушы оешмада хез­мәт куючылар. Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр җитештерү линиясе ида­рәсендә Садыйковлар, Мин­һаҗев­лар, Мөхәм­мәт­шин­нар гаиләсен үрнәк итеп куйдылар. 

 

– Әти-әниләре артыннан монда килеп, матур гына эшлиләр, – ди Шәмәрдән магис­траль газүткәргечләр җитештерү линиясе ида­рәсе җитәкчесе Ришат Нурисламов. “Газпром трансгаз Казан” оешмасының бу бү­лекчәсе эшчәнлеге белән журналистлар да танышты.

 

– Биредәге һәр җиһаз күңелгә якын. Тимер генә булса да, аларның җаннары бар кебек, – ди Ришат Нурисламов. – Бар да пульт ярдәмендә эшли. Температураны да, һәр газүткәр­гечтәге басымны да тикшереп торабыз. Иминлек иң элек биредә эшләү­челәргә бәйле. Шуңа да эшчеләр белән җитәкче арасында яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш. Әгәр берәр кимчелекне әйтми калалар икән, һәлакәт чыгуы бар.

 

Шәмәрдән газүткәр­геч­ләре 1280 чакрымга сузылган. Алар Киров өлкәсе, Саба, Арча, Биектау районнары аша уза. Ришат Нурисламов газның торбалар аша килеп, беренче чис­тарту узу процессы белән дә таныштырды, 30 ел буе эш­ләгән үткәргеч­ләрне алыш­тыру эше ничек барганын да күрсәтте. Үткәннәргә дә кайтып килдек. Музейда булдык. “Тарихыңны белми­чә, килә­чәк­кә планнар корып булмый. Биредә сакланучы документларның әле дә кайчак кирәге чыгып куя”, – ди җитәкче.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 90, 26.06.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр