ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 90, 25.06.2019/

“Яратмаган эшне эшләп булмый”

 

Узган ялларда ниятебез Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы тирәсендәге кырларга барып, игенчеләр белән күрешеп сөйләшү иде. Тик җитәкчелекнең бөтен мәгънәдә дә эше тыгыз вакытка туры килдек, сөйләшергә бик атлыгып тормадылар.

21  
Без килер алдыннан гына хуҗалары – “Кызыл Шә­рык-Агро” агрофирмасы ди­рек­торы, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кырларны карап чыгып, ки­ңәшмә уздырган булган. Шулай булса да, агрономны күреп сөй­лә­шә алдык, тик ул мәгъ­лүмат­лар­ны, ни сә­бәп­ледер, үзе­нең исем-фа­ми­лия­сен күр­сәтмәү шарты бе­лән генә бирде.


– Чәчүнең якынча 80-90 процентын тәмамладык инде. Ике-өч көндә бөтен эшләр төгәлләнер дип торабыз. Техник культуралар да чәчелеп бетте. Кайбер кырлар инде тишелеп тә килә, – диде ул. – Уҗым­нар­ның хәле, чыннан да, яхшы түгел, ләкин башка районнар белән чагыштырганда, бик начар дип тә әйтеп булмый.


Техника, ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсе шома гына барса да, күңелен борчыган проблема дип, эшче куллар җитмәвен әйтте.


– Авыл хуҗалыгында төп проблема – кадрлар бе­лән тәэмин ителеш. Хәзерге вакытта иң яшь механи­за­торның да яше 40тан узган. Бер буын пенсиягә китсә, эшләргә гел кеше калмый дигән сүз. Мәктәп бетә. Инде ничә еллар дәвамында ник бер кеше авылда калсын. Урамы-урамы белән буш йортлар гына утырып кала, – дип ачынды әңгәмә­дәшем.


Агроном әйтүенчә, 1 нче отрядка элеккеге Тукай һәм Совет колхозы җир­ләре ке­рә. Алар карамагындагы чә­чү­ мәйданы 5300 гектарны тәшкил итә. Шу­ларның 1800 гектары – уҗым культуралары. 171 гек­тарда язгы бодай чә­челгән.


– Бу эсселәрнең зыяны зур дип әйтмәс идем. Дым качып бетмәгән. Игеннәр ти­шелеп чыгар өчен көн­нәрнең җылы торуы әйбәт, ләкин бу бер-ике атна эчен­дә, һичшиксез, яңгыр кирәк, – диде ул.


Берочтан без язгы чә­чүнең төп каһарманнары бе­лән сөйләштек. “Нихолд” тракторында эшләү­че Ринат Әүхәдиев быел унынчы чәчү сезонында катнаша.


– Әтием гомер буе авыл хуҗалыгында тир түккән кеше иде. 45 ел механизатор булып эшләде ул. Мин дә 4 нче сыйныфта укыганда ук аның белән бергә кырга чыга идем. Бөтен бел­­гә­нем-өйрәнгәнем аның үр­нәгендә булды. Ә инде 10 нчыда укыганда, үземнең беренче чәчүемне чәчтем. Шуннан соң Әтнә техникумында укырга, армия сафларына барырга туры килде. Ә инде хәрби хезмәттән кайткач, бер­никадәр шә­һәр­дә яшәдем. Әти мәрхүм булып, әни ялгызы гына кал­гач, туган якларга кайттым. 2012 елда “Кызыл Шә­рык-Агро” агрофирмасына эшкә урнаштым. Эшемне яратып башкарам, чөнки яратмаган эшне эшләп булмый ул, – диде Ринат Әүхә­диев.


Чәчү ахырына якынлаша

Гомумән алганда, бөтен республика буенча чәчү эш­ләре ахырына якынлаша. Татарстанның Авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек минис­трлыгының 13 майга булган мәгълүматлары буенча, сабан культураларын чәчү 80 процентка башкарылган. 310 мең гектарда – сабан бодае, 409,4 мең гектарда – арпа, 60,9 мең гектарда борчак чәчелгән.


Мәгълүм булганча, уҗым­нар белән катлаулы хәл аркасында, республикада га­дәт­тән тыш хәл режимы кер­телгән иде. Узган шим­бәдә хөкүмәт йортында узган республика киңәш­мәсендә Ма­рат Әхмәтов әйтүенчә, районнардан алынган мәгъ­лүмат­лар буенча, Татарстанда 200 мең гектардан артык мәй­данда уҗымнар һәлак булган. Бер гектар өчен уртача зыян – 8 мең сум.
Шул ук вакытта Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­тр­лыгының уҗымнар һәлак бу­лу буенча документлар кабул итә башлавы турында да җиткерде. Аларны Россия Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы методикасы буенча тапшырырга ки­рәк булачак.


Марат Әхмәтов сүзлә­рен­чә, уҗым булган мәй­дан­нарның 25 процентына сабан культуралары яңадан чәчел­гән.


Язгы кыр эшләре барышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та җитди контрольдә тота. Уз­ган атнада ул, берничә районга барып, язгы кыр эш­ләре белән танышты. Марат Әхмәтов белән бергә Аксубай, Нурлат, Алексеевск, Пит­рәч, Теләче, Балык Бис­тәсе районнары кырларын карап, уҗымнарга бәя бирде һәм аграрийлар белән очрашты.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 67, 14.05.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр