Ватаным Татарстан   /№ 90, 22.06.2019/


 

Аксарлылар төн йокламый

 

"Төн йокламыйча йорт сала торган авыл бит ул. Ике көн эчендә өмә белән йорт күтәрү алар өчен берни түгел”. Зәй районының Аксар авылы турында азмы-күпме белгән һәр кеше әнә шул сүзләрне еш әйтә торган булган. Ике көн һәм ике төн эчендә йорт кадәр йорт күтәрә торган авыл булгач, тырыш, булдыклы, “булдырам” дип яши торган халык яши инде монда. Моннан кала, Аксар элек-электән помидор үсентеләре әзерләп сата торган авыл буларак та дан казанган икән.   

 

8

 

Аксар – Зәй районының иң зур авылы. Анда 840 хуҗалык, 1640 кеше яши. Җирлеккә җиде авыл керә. Аксардан башкалары (Иске Токмак, Яңа Токмак, Икенче Бөгелде, Бүре-Сарай, Өченче Бөгелде, Перцовка) – урыс  авыллары.  

 

Әлеге авылга очраклы гына барып чыгуыбызның да, аның турында зурлап язма әзерләвебезнең дә үз сәбәпләре бар. 

 

Мәчет, зират һәм һәйкәл 

 

Үзара салым турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. 2013 елдан бирле халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни аннан җыелган бер сум акча дүрт сум булып әйләнеп кайта. Аның күләмен һәм нәрсәгә тотачагын авыл халкы үзе хәл итә. Гадәттә, әлеге акча юл, су, урам утлары проблемаларын хәл итүгә, зират коймаларын тотуга, һәйкәл, мәчет тирәләрен матурлауга һәм башка шуның ише авыл көнкүреше өчен мөһим эшләргә тотыла. 

 

Үзара салымга һәр кешенең фикере дә төрле. Берәүләр аны, “бик күп мөмкинлекләр ачты”, дип хупласа, икенчеләре, “һәр нәрсәне халык өстенә аударып калдыралар” дип, ризасызлык белдерә. Акча җыю мәсьәләсендә дә төрле каршылыклар килеп чыга. Кайсыдыр авыл халкы 200 сум бирер өчен дә тарткалашканда, икенче берәүләр 500–1000әр сум җыеп, шактый сумма белән эш итә.      

 

Шулай да, миңа калса, аның уңай яклары күбрәк. Сүз дә юк, монда, әлбәттә, урындагы хуҗаларның эшне оештыра, халык белән эшли белүеннән, җыелган акчаны дөрес һәм намус белән файдалануыннан да күп нәрсә тора. Шушы шартлар үтәлгәндә, халык та җимерелгәнне күрергә, үз тырышлыгы һәм хәләл акчасы кергәнне сакларга, туган җирнең кадерен тагын да ныграк белергә өйрәнә. Әнә шундый матур үрнәкләрнең берсен без нәкъ менә шушы авылда күреп кайттык та инде.  

 

Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов белән соңгы берничә елда гына булган үзгәрешләрне карап йөрибез. Төзек, матур авылда эшләнгән эшләр дә байтак. Менә монда үзара салым акчасына юлга таш түшәлгән, тыл хезмәтчәннәре ветераннары һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл куелган, менә монда зират коймасы тотылган, капка өлеше матурлап таш белән эшләнгән, мәчет яннары төзекләндерелгән, Сабантуй уза торган мәйдан җиһазландырылган, яшелчә бакчасына һәм авыл урамнарына алмагачлар утыртылган, авыл урамнары утлар белән яктыртылган. Кыскасы, бер авыл өчен кызыгырлык бик күп эшләр эшләнгән. Моңа өстәп, күрше Иске Токмак, Икенче Бөгелде авылларында башкарылган эшләрне дә язсак, бик матур гамәлләр чыга. Мәктәп укучылары, авыл яшьләре волейбол, баскетбол уйнар өчен спорт мәйданчыгы да булдырылган. Анысы 22 авыл җирлеге һәм агрофирма командалары арасындагы ярышта җиңеп чыккан өчен бирелгән икән. Тырыш кына түгел, максатчан, спорт сөюче халык та яши икән бит биредә! 

 

Нәтиҗәне  күрә беләләр 

 

Үзарам салым акчасына килгәндә, узган ел 300әр сум җыйсалар, быел 500 сумга җиткергәннәр.

- Халык авырсынмыймы соң?– дип сорыйм җитәкчедән.  

 

- Юк, моның өчен авылдашларыма рәхмәт. Алар бит нәтиҗәне дә күрә. Әгәр җыелган акча бер генә тармакка китсә, кеше аңламас иде. Ә без кергән акчаны төрле юнәлешләргә бүләбез. Халык каршы төшми. Аңлый. Һәйкәлне кирәк дип тапмаса, зиратка бармый кала алмый бит. Перцовка авылы шәһәргә якын булгач, анда хәлле, җитәкче урыннарда эшләүчеләр күп. Башта уртак фикергә  килү авыррак иде. Хәзер озак еллар бергә эшләгәч, ике арада ышаныч барлыкка килде. “Без бит эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Юллар төзекләндерелә, су бар, урамнар яктыртыла”, – ди алар. Шуңа күрә акча җыйганда да сораулар юк, – ди Юрий Гыйльманов.

 

Аннан соң ике арада ышаныч барлыкка килсен өчен һәр гамәлнең ачык булуы да кирәк дип саный ул. 

 

– Һәр тиен исәптә. Барысына да исәп-хисап тотабыз. Узган ел зират юлына 26 машина вак таш кайтарттык. Авыл агаен чакырдым да ничә машина таш китерүен санап баруын сорадым. Үземнең дә, халыкның да күңеле тыныч. Узган ел берникадәр акча калган иде. Быел шуңа буяулар алдык.   Халык үзе ярдәм кулы сузарга ашкынып тора. Авылыбызның актив апалары бар. Буяу, төзекләндерү эшләрендә алар булыша. Аксарда туып үскән эшмәкәр егетләребезнең ярдәмнәрен һәрдаим тоеп яшибез, – ди авыл җирлеге башлыгы. 

 

Юрий Гыйльманов әлеге вазифада 16 ел эшли икән.  

 

– Бу эшкә мин милициядән килдем. Берни дә үзгәрмәде, погонны гына салып куйдым, – дип шаярта ул. – Бөтен җирдә дә кеше белән эшләргә, аларны хөрмәт итәргә, яратырга кирәк. Эшне яратмасаң,  эшләп булмый. Ә инде үзара салым авылларга икенче сулыш ачты, күп мөмкинлекләр бирде. Бюджет акчасына гына без бу кадәр эшләр башкара алмас идек. Шуны аңлаган халыкка да рәхмәт.