ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Россия җыелма командасы дөнья чемпионатында алтын өчен көрәшә алмаячак

 

Россиянең хоккей буенча җыелма командасы дөнья чемпионатында алтын медальләр өчен көрәшә алмаячак. Бүген узган ярымфинал уенында Илья Воробьев хоккейчылары Финляндия командасына 0:1 исәбе белән оттырды.

 

Очрашудагы бердәнбер алканы фин уенчылары матчның өченче периодында кертте. Хәлиткеч алка Марко Антилла исәбендә.

 

Россия җыелма командасы иртәгә өченче урын уйнаячак. Безнекеләрнең көндәше Чехия – Канада очрашуыннан соң ачыкланачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр