ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда "Бредәм Россия" партиясе оештырган алдан тавыш бирү башланды 

 

Бүген иртәнге сәгать сигездә Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе оештырган алдан тавыш бирү башланды. Республикада барлыгы 460 санау участогы ачылды. Бу хакта журналистларга "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге матбугат үзәгендә узган очрашуда алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина әйтте.

 

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына узачак сайлауга "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлеге төзеләчәк. "Алдан тавыш бирүгү республикадагы бар халыкны чакырабыз. Без – бар халык белән киңәләшә торган бердәнбер партия. Тавыш бирүдә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булу-булмау  мөһим түгел. Без башка партия вәкилләрен дә тавыш бирергә чакырдык, дип билгеләп үтте оештыру комитеты җитәкчесе, – диде Маврина. – Татарстанда "Бердәм Россия"нең 130 мең әгъзасы бар. Берсен дә читтә калдырмаска тырыштык. Алар һәрберсе үзе белән тагын ике кеше алып барыр дип өметләнәбез. Тавыш бирүгә 400 мең бюллетень әзерләдек".

 

Алдан тавыш бирүдә барлыгы 222 кандидат катнаша. Аларның дүрттән бере партия әгъзасы түгел. Бердәм исемлеккә 101 кеше кертелгән. Бермандатлы округларда исә 140 кандидат бар. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рейтинглар төзеләчәк. Сентябрь аенда Татарстан Дәүләт Советына сайлауга кандидатлар исемлеге исә "Бердәм Россия" партиясенең республикадагы төбәк бүлеге уздырачак конференциядән соң ачыкланачак. 

 

Алдан тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итәчәк. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр