ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда алдан тавыш бирүдә катнашучылар арасында 35 яше тулмаган 45 кеше бар

 

Татарстанда алдан тавыш бирүдә катнашучылар арасында 35 яше тулмаган 45 кеше бар. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә узган очрашуда "Бердәм Россия"нең Яшь Гвардиясе төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев әйтте.


Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның иң яшенә 23 яшь. Динар Бариев әйтүенчә, яшь булса да аларның тәҗрибәләре бар. "Күбесенең үз өлкәсендә 5-6 еллык тәҗрибәсе бар, – диде ул. – Хәзер бит интернет бар. Шуңа күрә яшьләр интернет аша үзләренә кирәкле мәгълүматны тиз арада табып үз эшендә куллана ала. Бу исә аларга еш кына хәтта өлкәнрәк кешеләрдән дә көндәшлеккә сәләтлерәк булуы мөмкинлеген бирә". 
Яшьләр катнашында узган дебат һәм халык белән очрашуларда барыннан да бигрәк мәгариф, балалар туклануы, яшьләргә, аерым алганда, авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелгән. "Халыкны ниләр борчыганы турында социаль челтәрләр аша да белештек", – диде ул.


Динар Бариев әйтүенчә, ул алдан тавыш бирүдә катнашучы яшьләрнең күбесе Дәүләт Советына узасы сайлауда "Бердәм Россия"дән кандидат булыр дип өметләнә.

  • Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына узачак сайлауга "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Алдан тавыш бирүдә барлыгы 222 кандидат катнаша. Аларның дүрттән бере партия әгъзасы түгел. Бердәм исемлеккә 101 кеше кертелгән. Бермандатлы округларда исә 140 кандидат бар. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рейтинглар төзеләчәк. 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр