ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Челтәр компаниясе акционерлары җыелышын үткәрә 

 


"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Челтәр компаниясе акционерлары җыелышын үткәрәчәк. Премьер-министр шулай ук Вахитов районында яшәүчеләрне һәм Казанның берничә эре предприятиесен электр энергиясе белән тәэмин итүче цифрлы яңа подстанция – “Порт” ПС 110 кВ ачуда катнашачак.

"Алексей Песошин "Челтәр компаниясе" ААҖ еллык гомуми җыелышын үткәрергә планлаштыра" ,- диделәр матбугат хезмәтендә. Утырышта компаниянең 2018 ел өчен еллык хисабын раслау, табыш бүлү, җәмгыятьнең гади акцияләре буенча дивидендлар исәпләү турында карар кабул итү планлаштырыла. Җыелышта Челтәр компаниясе Директорлар советының яңа составы һәм ревизия комиссиясе әгъзалары сайлау, ААҖ аудиторын раслау көтелә.

 

ТР Премьер-министры 1957 елда файдалануга тапшырылган шул исемдәге подстанция урынына төзелгән “Порт” цифрлы подстанциясен ачуда катнашачак. Яңа энергообъектны төзү Казанның Вахитов районында кулланучыларны электр белән тәэмин итүне чикләмичә алып барылды.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр