ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

 “ТАИФ” компаниясенә яңа генераль директор билгеләнде

 

 

“ТАИФ” компанияләр группасы акционерлары җыелышында директорлар советының яңа составы сайланды, дип яза "Татар-информ".

 

Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “ТАИФ” башлангычында торган Альберт Шиһабетдинов урынына аның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды.

 

Журналистлар белән әңгәмә вакытында, яңа генераль директор якын киләчәктә компаниянең сәясәтен үзгәртергә җыенмавын әйтте.

 

“Әгәр “ТАИФ”ны сыйфатлы Швейцария сәгатьләре белән чагыштырсак, аны сөртеп кенә торырга кирәк, ә механизмына кагылырга ярамый. Әгәр “ТАИФ”ны Швейцария пычагы белән чагыштырсак, кайберләре кайрап алуны таләп итә”, - диде Шиһабетдинов.

 

“Әлегә революцион карарлар кабул итү күздә тотылмый”, - дип өстәде ул. Генераль директор сүзләренчә, “ТАИФ” компанияләр группасында караларны әзерләүнең һәм кабул итүнең нәтиҗәле механизмы формалашкан.

 

Бүген Казанда “ТАИФ” акционерлары җыелышы узды. Анда компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге турында доклад укылды һәм директорлар советының яңа составы сайланды.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр