ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Печән базары" фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2019 елның 17-18 август көннәрендә Кабан күле яр буенда "Печән базары" фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Фестивальдә берничә мәйданчык эшләячәк. Бу - дизайн-маркет, лекторий, фәнни, бию, балалар мәйданчыклары, экскурсия мәйданчыклары һәм киңәйтелгән фуд-корт.

 

Катнашу өчен гариза тутырырга һәм конкурс сайлап алу турын узарга кирәк. Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.

 

Керү - ирекле, дип хәбәр итә "Татар-информ".

 


 


 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр