Ватаным Татарстан.  Хәбәрләр  /28.06.2019/


Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә

Бүген кич белән, 28 июньдә, иртәгә, 29 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

 

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр булачак. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәчәк.

 

Моннан тыш, республикада урыны белән боз явуы көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ"