ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

Фарух Ташбаев гаебен танымый


37707 8 яшьлек Василиса Галицынаны көчләүдә һәм үтерүдә гаепләнгән Фаррух Ташбаев тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләреннән баш тартты. Беренче суд утырышы алдыннан журналистларга ул тикшерүчелә рнең аны җинаятьне танырга мәҗбүр иткәннәрен белдерде. Ташбаев үзенә карата көч куллануын, үзенә һәм туганнарына янаганнарын әйтте.


Хокук сакчылары уздырган экспертизалар исә Фаррух Ташбаевның кызчыкны үтерүенә ишарәли. Зыян күрүчеләрнең вәкиле Руслан Мадифуров да Ташбаевның сүзләренә ышанмавын әйтә.


Суд ябык ишекләр артында узачак. Фаррух Ташбаевның гаеплеме-юкмы икәнен присяжный утырыш чылар хәл итәчәк.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр