ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россиянең финанс министры белән мотоциклларга утырып Свияжскидан Казанга килделәр (ФОТО)

 

Бүген Казанда “Кремльлән Кремльгә. ЮНЕСКО бөтендөнья тарихи-мәдәни мирасны саклау” мотоузышы тәмамланды. Ике көндә Мәскәүдән килгән 97 байкерны Татарстан башкаласында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең финанс министры Антон Силуанов каршы алдылар.  Алар үзләре дә Свияжскидан Казанга BMW мотоцикларына утырып килделәр.  “Бу шәп сәяхәт булды. Без Свияжскида кызыклы кешеләр белән таныштык, бу искиткеч урын. Мотоцикл өстәмә энергия һәм дәрт өсти. Мондый хисләрне башка төр транспортта кичереп булмый”, - диде Антон Силуанов.  

 

Министр үзе әле күптән түгел генә бу төр транспортны йөртү хокукын алган кеше. Өеннән дачасына кадәр 130 чакрымны ул “ике тәгәрмәчледә” уза икән. Рөстәм Миңнехановның исә биш еллап мотоциклга утырганы булмаган икән.

 

Әлеге чараның максаты - Россиянең, шул исәптән Татарстанның да тарихи урыннарын таныту. Киләсе елда Болгар белән Свияжскины ЮНЕСКО фондына кертү планлаштырыла.

 

print_566757_503287
print_566757_503288
print_566757_503337
print_566757_503339



 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр