ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

"Динамо" "Рубин"га Европа Лигасын "бүләк итте"

 

Бүген футбол буенча Россия чемпионатының соңгы туры уйналды. Казанда "Рубин" командасы "Краснодар" командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Голларны 7нче минутта - Р.Еременко, 64нче минутта Б.Натхо керттеләр. Мәскәүдә исә "Динамо" белән Түбән Новгородның "Волга" арасындагы матчта голлар булмады. Андагы ничья нәтиҗәдә Казан командасына таблицаның 6нчы урынын алырга һәм Европа Лигасына соңгы юлламаны кулга төшерергә мөмкинлек бирде.


Бүген күпләр 3 тур элек Махачкалада узган матчны искә төшерәдер, мөгаен. "Рубин" 86 нчы минутка кадәр 1:0 исәбе белән алда барса да, "Анжи" матч ахырында ике гол кертә алды. Әгәр Корбан Бердыев командасы ул көнне җиңүне кулдан ычкындырмаса, аның футболчылары бүген бронза медальләрне "юып" ятар иде. 

 

Узган елда да "Рубин" 6 нчы урынны алган иде. Ләкин ул сезонда казанлылар Россия Кубогы турнирында җиңү яулаган иде. Быел исә Казанга бернинди дә трофей килмәде. Бары тик Европа Лигасында "Рубин"  Россия командалары арасында иң яхшы уен күрсәтә алды. Анда шушы бәйгенең булачак җиңүчесе "Челси"га бер җиңелеп, бер җиңеп, казанлылар төшеп калды.

 

Бүгенге матч ахырында нәтиҗә ясап, баш тренер Корбан Бердыев: "Киләсе елда команда составы тигезрәк булыр, дип өметләнәм", - дигән сүзләре белән команданы яңарту көтәсенә ишарә ясады.

kurban


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр