ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Динә Гариповага дигән тавышлар “югалды”


Евровидение-2013 бәйгесеннән соң зур җәнҗал купты. Әзәрбайҗан Иҗтимагый телевидениесе директоры Җәмилә Гулиева фикеренчә, бәйгенең оештыру комитеты Россия җырчысын өстәмә баллардан мәхрүм итте.

 

“Әзәрбайҗан Иҗтимагый телевидениесе ил кәрәзле операторларыннан алынган мәгълүматларга караганда, Динә Гарипова SMS тавыш бирүдә икенче урынны алган. Нәтиҗәдә Әзәрбайҗанда Динә Гариповага нәтиҗәдә югары баллар алырга тиеш  иде. Әмма ахыргы исәпләүләрдә Әзәрбайҗаннан Россиягә бер тавыш та барып җитә алмады”, – диде ул рәсми белдерүендә.

 

Әзәрбайҗанның музыка өлкәсендәге белгечләре һәм җырчылары да Татарстан җырчысына югары бәя биргән иде. Ләкин нәтиҗәләргә караганда, Әзәрбайҗан Россиягә бер тавыш та бирмәгән, ә Россия Әзәрбайҗанга киресенчә 12 тавыш биргән.

 

Бәйгедә Динә Гарипова 5нче урынны алды. 1нчедә – Дания җырчысы.


P.S. 22 майда 12 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында Динә Гарипова белән онлайн режимда матбугат конференциясе узачак.

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр