ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Буа башкарма комитеты җитәкчесенә җинаять эше ачканнар

 

м17 ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Буа шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Мирсәет Арсланов вазыйфаи вәкаләтләрен арттырган дип шик астына алган. Аңа карата җинаять эше ачканнар.

 

Тикшерүчеләр фикеренчә, җитәкче торак булмаган биналарны торак фондка күчерү турында законсыз карарлар чыгарган. Бу рәвешле ун бинадан торак йортлар ясаганнар. Шулар арасында ПМК административ биналары, наркологик диспансер, коридор типтагы тулай тораклар, мәктәпләр, училище корылмалары һ.б. булган дип хәбәр итә “Татар-информ”. Сугыш ветераннарына торак бирү программасы барышында әлеге йортларда 137 кешегә фатир өләшенгән.

 

 53 яшьлек Мирсәет Арсланов үз гаебен танымаган. РФ Конституциясенең 51нче маддәсенә нигезләнеп ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Әгәр дә гаебе расланса, аңа дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.

 

Искә төшерәбез, Буада ветераннар торагына бәйле җәнҗал федераль телевидениедә яктыртылгач, район башлыгы Рафаэль Әбүзәров отставкага бирде.

 

 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр