ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларына исем бирү өчен уздырылган бәйге нәтиҗәләре билгеле

«Россия 1» телеканалында «60 минут» тапшыруының туры эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды. 5 миллионнан артык кеше аэропортларга кушылырга тиешле кандидат исменәре өчен тавыш биргән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Татарстаннан бу проектта ике аэропорт– «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнашты. Республика буенча шорт-листка җиде исем кергән.

ТР башкаласының аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителде. Проект сайты нигезендә, Тукай өчен иң күп кеше тавыш бирде. Барлыгы 123 меңнән артык кеше.

"Бигеш» аэропортына Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев яки Иван Шишкин исемнәре бирелергә мөмкин иде. Бу очракта тавыш бирү лидеры итеп Лемаев билгеләнде – Түбән Камага нигез салучыларның һәм җирле химия сәнәгатен булдыручыларның берсе. Тавыш бирүдә 65 меңнән артык кеше катнашты.

Шулай итеп, "Казан" аэропорты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай исемен, ә "Бигеш" аэропорты СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исемен алырга мөмкин. Бу хакта Россия Президентының карары чыгарга тиеш.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр