ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан"18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан"18 нче махсуслаштырылган  күргәзмәсен һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты. Күргәзмә «Казан ярминкәсе» КҮдә оештырылган.


Тантанада катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар арасында Чехия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька, ФРГның Тюрингия федераль җирен Икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Края һәм башкалар иде.


Ачылышта Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, машина төзелешенең махсуслаштырылган күргәзмәләре яхшы традициягә әверелде, һәм ул 18 нче мәртәбә уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты кунакларга һәм Россия төбәкләреннән катнашучыларга, чит илләр экспонентларына рәхмәт белдерде. Күргәзмә – машина төзелеше өлкәсендә төбәкнең потенциалын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек, дип саный Рөстәм Миңнеханов, безнең партнерлыкта эшләвебез мөһим, ди ул.    


Искәртәбез, "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" күргәзмәсендә якынча 180 предприятие, 5 илдән, Россиянең 23 төбәгеннән вәкилләр катнаша. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар, символик төймәгә басып, күргәзмәгә старт бирделәр.


Татарстан Президенты илебез һәм чит илләрдән килгән компанияләр  экспозициясен карап чыктылар. Аннары ул Беларусь Республикасының Сәнәгать министрлыгы стендлары, Чехия Республикасы (Rubena, I.B.C.Praha, MPower) компанияләре, Тюрингия (ФРГ) машина төзелеше стенды, шулай ук ГРС Урал, Станкомашстрой-Казань, Казан ГипроНИИавиапром компанияләренең эшләнмәләре һәм технологияләре белән танышты.


Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше предприятиеләре Координацион советының 8 нче утырышында катнашты, утырышның төп темасы предприятиеләр эшчәнлегенең һәм цифрлы трансформация җитештерүләренең нәтиҗәлелеген арттыру булды.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр