ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

 

Сабада кешегә аю һөҗүм иткән


Саба районының Язлы Арташ авылында яшәүчегә аю һөҗүм иткән. Механизатор Рифат Гыймадиевның эштән кайтып барышы булган. Көтмәгәндә аның каршысына урман җәнлеге килеп чыккан. Механизатор аюдан качып китә алган һәм, канга баткан килеш, күршеләренә кереп качкан. Ул арада аю туктап торган машиналарны җимерә башлаган. Җәнлекне туктату өчен авыл халкы аны башта машина белән бәрдергән. Соңрак аучы аюны атып үтергән. Механизатор Рифат Гыймадиевны хастаханәгә салганнар. Котырганмы-юкмы икәнен белү өчен аюның баш миен тикшерүгә җибәргәннәр.


56383063-1024x768

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр