ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанга Россия авыл хуҗалыгы министры киләчәк


22 февральдә  Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк.  Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дмитрий Патрушев Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан  җитештерелә һәм экспортлана торган АПК продукциясе күләмнәрен планлаштыру турында киңәшмә уздырачак.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов һәм округ төбәкләре башлыклары катнаша. 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең барлык федераль округларында шундый чаралар уздыру планлаштырыла.  Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының  экспорт мөмкинлекләрен үстерү буенча беренче киңәшмә 5 февральдә Тула шәһәрендә узган иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр