ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстандагы федераль юлларда транспорт хәркәте чикләнде

 

Бүген кичә сәгать сигезенче яртыдан Татарстанда М7 «Волга», Казан – Буа – Ульяновск, Казан – Оренбург федераль трассаларында шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта республиканың ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итәләр.

 

Сәбәбе һава торышы бозылу белән бәйле. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәренә караганда,18 февральдә кич белән һәм 19 февральдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә төньяк җиленең секундына 21-26 метрга кадәр көчәюе көтелә.

 

Җәяүлеләргә – урамда йөрмәскә, рульдәгеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итәләр. Сак булыгыз!

 

Урамда булганда, бина эченә керергә тырышырга кирәк. Агачлар астында яки йорт диварлары кырыена качарга кирәкми, чөнки җил агач ботакларын сындырырга, түбәне яки андагы карны алып атырга мөмкин. Электр тапшыру линияләре астында булу һәм өзелгән үткәргечләргә якын килү үлем куркыныч белән яный.

Машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан һәм торак пунктлардан читкә китүдән тыелып торырга кирәк. Хәрәкәт вакытында тизлек режимын сакларга, кискен үзгәртеп коруларны һәм кинәт тормозга басуны булдырмаска киңәш ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181116/

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр