ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда тележурналист Алексей Кулешов вафат

 

Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.

"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", - дип әйттеләр агентлыкка.

Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. "Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Эшчәнлеген яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлаган.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр