ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Марат Әхмәтов: көзге-кышкы чорда алдагы сезонга әзерләнү буенча җитди эш башкарылды

 

Яңа уңыш өченминераль ашламаларны туплауның барышы һәм алдагы язгы кыр эшләрен финанслау турында бүген Татарстан Премьер министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

 
Марат Әхмәтов уңыш язмышының финанс белән тәэмин ителүгә бәйле булуын билгеләп үтте. Ихтыяҗларның күп өлеше заем акчалары исәбенә каплана.Республикада кыска сроклы ташламалы (5%) кредитлау буенча субсидияләр лимиты 11 млрд. сумнан артык кредит алырга мөмкинлек бирә. Бүгенгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 8,5 млрд сумга 85 заявка хупланды - бу теләк белдерелгән 9,6 млрд сумлык 118 кредитның90%ын тәшкил итә.


Язгы кыр эшләре башланганчы субсидия төрле статьялар буенча бюджеттан 6 млрд сум акча җибәрелә. Шулардан 2,8 млрд сумы алынды инде. Әмма министр бюджет акчаларын тотуның бик актив булмавын билгеләп үтте. Мәсәлән, бүгенгә максатчан күрсәткечләргә ирешүстатьясы буенча103 млн. сумга документлар керде, ягъни лимитның 17%ы. Ашламалар сатып алуга1,5 млрд сумнан яртыдан киме тотылган - 623 млн сум.


Мул уңыш алуның тагын бер мөһим ягы - минераль ашламалар туплау, диде Марат Әхмәтов. Быел уңыш өчен бер кимендә 70 кг ашлама кертү карала. Бүгенгә республикада 93,5 мең тонна, ягъни бер гектарга32,5 кг тупланган, бу - планнан 46%.


Ашлама бүгенгә иң күп күләмдә  Зәй (70 кг), Тәтеш (65 кг), Сарман (60 кг), Саба һәм Әтнә (58) районнарында тупланган. 40 кг-нан артык - Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим һәм Буа районнарында тупланган. Шул ук вакытта, чәчүгә бер айлап вакыт калуга да карамастан, кайбер районнарда 20 кг да тупланмаган районнар бар, болар: Әгерҗе, Чирмешән, Апас, Кама Тамагы һәм башка районнар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр