ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе Алексей Кулешовның туганнары, хезмәттәшләре, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша

 

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе танылган тележурналист Алексей Кулешовның үлеме сәбәпле аның туганнары, хезмәттәшләре, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

"Коллегабыз – тележурналист, “Эфир” каналы алып баручысы һәм продюсеры Алексей Кулешовның арабыздан кинәт китүе – барыбыз өчен дә зур югалту. Алексей Кулешов Татарстан Республикасы тамашачысы һәм коллегалары күңелендә үз эшенең остасы, тәҗрибәле журналист, зыялы, киңкырлы шәхес булып истә калачак. Хезмәттәшләре аны тыйнак, әдәпле һәм шул ук вакытта җитди кеше буларак белә. Алексей әңгәмә барышында кеше белән уртак тел таба алуы, һәр әңгәмәдәшен ача белүе белән үзенчәлекле иде. Ул һәрвакыт тамашачысына һәм “Тема”сына тугры булды", – диелә кайгынамәдә.

 

 Алексей Кулешов 39 яшендә ике көн элек Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр