ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Нурсолтан Назарбаев үз вазыйфасыннан киткән

 

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үз вазыйфасыннан киткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

 

Бу хакта Назарбаев халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаганда әйткән."Мин президент буларак үз вазыйфамны туктатырга карар кылдым", – дигән Казахстан башлыгы. Президент сайлауга кадәр дәүләт башлыгы вазифасын Парламент сенаты спикеры Касым-Жомар Токаев башкарып торачак.

 

Назарбаев Казахстан белән 1990 елның апрель аеннан бирле җитәкчелек итә. 2015 елда аны бишенче тапкыр Президент итеп сайладылар.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр