ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә 1000 волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды

 

Бүген Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Татарстан волейбол федерациясе Президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә 1000 волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды. Тантаналы чара Чемпионнар лигасының 1/4 финалы кысаларында «Зенит-Казань» һәм «Гданьск» командалары арасындагы матч вакытында булды, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.


Фәрит Мөхәммәтшин ел башында Казанда "Мәктәп волейбол лигасы" проектының башлануын искә төшерде. Гомумбелем учреждениеләре  дәрәҗәсендә уздырылган беренче этапта Казанның 120 мәктәбеннән 5,5 мең бала катнашты. Нәкъ менә беренче этапта оештыручылар башкала мәктәпләренең спорт инвентарьлары белән  белән тәэмин ителеше төрле дәрәҗәдә булуына игътибар иттеләр.


Әлеге проектның кураторы, «Зенит-Казань» волейбол клубы директоры Олег Брызгалов, федерациянең хисап конференциясендә бу хакта аерым  әйтеп узды. Шуннан соң «Зенит-Казань» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков бу мәсьәләне хәл итүгә  финанс ярдәме күрсәтергә ышандырды.

Татарстан волейбол федерациясе Президент  1000 туп алырга символик сертификатны Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе  Илнар Һидиятовка тапшырды.  Тантаналы шартларда 78 нче лицей һәм 21 нче гимназия укучылары беренчеләрдән булып спорт инвентарьлары алдылар.


Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейбол федерациясе исеменнән «Зенит-Казань» волейбол клубы җитәкчелегенә,  шәхсән «Газпром Трансгаз Казань» предприятиесе генераль директоры Рәфкать Кантюковка Казанда массакүләм балалар спортын үстерүгә керткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге яңа проект ярдәмендә волейбол республикада яңа күтәрелеш алыр,  үзебез үстергән волейболчылар уңышына күп тапкырлар шатланырбыз дип ышанам», – диде ул.


Мәктәп волейбол лигасының икенче  – районнар  этабына - Казанның  95 мәктәбеннән  145 команда катнашырга теләк белдергән. Финал «Санкт-Петербург» волейбол үзәгенең  зур аренасында уздырылачак.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр