ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Балтач кызы Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары финалында механизаторлар ярышында икенче булды

 

Төмәндә IХ Бөтенроссия кышкы спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланды. Ярышларда Россиянең 57 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

 

Татарстан спортчылары полиатлон һәм механизаторлар арасында өч төрне берләштергән ярышларда чыгыш ясады. Полиатлонга пневматик   винтовкадан ату, чаңгы ярышы һәм  гимнастика керә. Механизаторлар исә чаңгыда узышу, трактор йөртү һәм гер күтәрүдә көч сынашты. 

 

Балтач районының Түбән Сосна авылыннан Гүзәл һәм Фәнил Габдрахмановлар механизаторлар арасында узган команда беренчлегендә икенче урынны алды. Шәхси ярышта Гүзәл Габдрахманова икенче булды, ә Фәнил Габдрахманов дүртенче урынны алды.
002
agro.tatar.ru

 

Төмәндә узган авыл уеннары йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре саны 800 мең кешедән артып киткән төбәкләр төркемендә дүртенче урынны алды.  


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр