ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз хастаханәдә үлгән

Тугызынчы каттан егылып төшкән кыз Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кыз хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, реанимациядә комада яткан. Ул алган имгәнүләрдән 15 сәгать 45 минутта үлә», – дип ачыкладылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. 

 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кызның подъезд козырегына егылып төшкәнен, аның исән калуын хәбәр иткән иде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр