ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Иҗтимагый палатада сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәләр

 

27нче мартта Татарстан Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7а, 136нчы бүлмә) сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәкләр.


Сәгать иртәнге 9дан көндезге икегә кадәр халыкның сорауларына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, министрлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк.


Сорауларны Казандагы 567-81-69 номеры аша "кайнар линия"гә шалтыратып та җиткерергә мөмкин. 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр