ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстан Президенты халыкара театр көне белән котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехаов халыкара тетр көне белән котлады. Театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме 27 мартта билгеләп үтелә.

 

"Кадерле дуслар! Халыкара театр көне – сәхнә осталарының һәм театр хезмәт­кәрләренең  һөнәри бәйрәме булу белән беррәттән, безнең барыбыз – уйлы-фикерле, гамьле миллионлаган тамашачы өчен  дә зур  бәй­рәм.

 
Театр балаларга  әйләнә-тирә дөньяны танып-белү юлларын ача, яшьләргә үзләрен күрсәтергә мәй­дан хезмәтен үти, ә өлкәннәр өчен исә ул рухи азык, шәфкать­лелек чыганагы булып тора, көн­дәлек мә­шәкатьләр һәм гадәтилек кысаларыннан чыгып, тормышны башкачарак күзалларга этәрә.

 
2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Татарстанда бу сәнгать төренең  бай һәм кызыклы тарихы бар. Хәзерге вакытта республикада 15 дәүләт, 3 муниципаль, шулай ук  хосусый театрлар эшли, моннан тыш, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар туып тора һәм уңышлы үсә. Кечкенә авыл­ларда гадәттә бердәнбер мә­дәният учагы булган халык һәм үзеш­чән театр коллективлары үз­ләренең иҗтимагый ролен җиренә җиткереп башкара.


Милли театр  оешкан көннән хәзерге заманга кадәр  гаять олы юл үтелде, көчле татар драматургиясе барлыкка килде, бүгенге көндә милли мәдәниятнең бөтен байлыгын,  рус театрының иң яхшы тра­ди­цияләрен үзенә сеңдергән, һө­нәри осталыкның иң югары баскычына күтәрелгән актерлык һәм режиссерлык мәктәбе турында сүз алып барырга мөмкин.


Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара театр көне белән котлыйм, уңыш­лар, нәтиҗәле эшчәнлек, ачышлар һәм җиңүләр телим. Эз­ләнүләргә, яңалыкка омтылыш һәр­­ва­кыт­та­гыча сезне иҗади үсеш­кә рухландырсын!" – диелә котлауда.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр