ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин республика театрларын бәйрәм белән котлады 

 

Халыкара театр көнендә республика театрларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Камал театры сәхнәсендә Халыкара театр көненә багышланган тантаналы кичә бара. Кичәдә "Тантана" республика театр премиясенең 11 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә, дип хәбәр итә "Татар-информ".     

 

Фәрит Мөхәммәтшин җәмгыятьтә театрның ролен билгеләп үтте. "Театрдагы кебек без тагын кайда шулай тәрбияләнәбез", - диде ул артистларга рәхмәтләрен әйтеп. Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәдән "Тантана" театр премиясенең "Намус һəм тугрылык" номинациясе җиңүчесен игълан итте.  "Намус һəм тугрылык" номинациясендə Галиəсгар Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе лауреаты Гəрəева Наилə Хəким кызы бүлəклəнде.     

 

"Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла. 

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр