ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

"Тантана" премиясе җиңүчеләренең исемлеге билгеле

 

Кичә Камал театрында Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тантана-2019" театр премияләрен тапшыру тантанасы узды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

 

Җиңүчеләр исемлеге:

 

«Дебют»

Г.Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачылар театрының «Кəҗүл читек» (Г. Исхакый) спектаклендə Əхмəдулла роле өчен Закирова Лəйсəн Илдар кызы.

С. Өметбаев исемендəге Минзəлə Татар дəүлəт драма театрының «Салкын кын» (М.Башкиров) спектаклендə Куаныч роле өчен Ильясова Язилə Гаяз кызы

 

«Иң яхшы эпизод роле»

Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт Академия театрының «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Галиəкбəр роле өчен Мөхəммəтҗанов Фəннүр Фəнис улы.

 

«Курчак театрының иң яхшы артисты»

Митрофанов Егор Алексеевич – Чаллы курчак театрының «Горебогатырь Косометович» (Екатерина II) спектаклендә Горебогатырь һәм «Царевна-лягушка» (Н. Гернет) спектаклендә Кощей рольләре өчен

 

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль»

Гатина Гулнора Рөстәм кызы – М.Җалил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә Сөембикә партиясе өчен


«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»

 

Хәбибуллина Ләйсән Ринат кызы – А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрының «Сотворившая чудо» (У. Гибсон) спектаклендә Элен роле өчен

 

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»

Буа дəүлəт драма театрының «Абага» (Р. Зəйдулла) спектаклендə Шофёр, Альбир, Мулла рольлəре өчен Солтанов Илфир Ильяс улы


«Балалар өчен иң яхшы спектакль»

«Бəхет кошы» (М.Метерлинк) спектакле өчен Г.Тукай исемендəге Əтнə Татар дəүлəт драма театры бүлəклəнə.


«Иң яхшы ир-ат роле»

Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт Академия театрының «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен Татарстанның халык артисты Хəйруллин Искəндəр Илдар улы бүлəклəнə.


«Иң яхшы хатын-кыз роле»

Əлмəт Татар дəүлəт драма театрының «Lady Газраил» (С. Мур) спектаклендə Энни Уилкес роле өчен Татарстанның халык артисткасы Фəйзуллина Раушания Самат кызы бүлəклəнə.


«Иң яхшы артистлар ансамбле»

Татарстан Республикасының атказанган артистлары Хуҗиәхмәтов Дилүс Дамир улы, Ерофеев Эмиль Константинович, Гайнуллина Ирина Васильевна, Минкеев Илсур Әсхәт улы, Кладова Евгения Александровна, Гайнуллин Эдгар Марат улы, Хәйсарова Алсу Ленар кызы “Әкият” курчак театрының «Ночь перед Рождеством» (Н.Гоголь) спектаклендәге рольләре өчен.


«Ел вакыйгасы»

«Сөембикә» операсы (комп. Резеда Әхиярова; реж. Юрий Александров)

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры

«Бал. Бесы» (Ф.Достоевский, реж.Туфан Имаметдинов) Казан дәүләт яшь тамашачылар театры.          

«Тормышмы бу?» (Режиссёр – Айдар Җаббаров, рəссам – Булат Ибраһимов)

Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт Академия театры

«Анна Каренина» (Л.Толстой, реж. Диана Сафарова) “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фонды. 

 

«Намус һəм тугрылык» номинациясендə Галиəсгар Камал исемендəге Татар дəүлəт Академия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе лауреаты Гəрəева Наилə Хəким кызы бүлəклəнде.


Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү Фондының махсус премиясе белән «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» (М. Твен) спектаклендәге рольләр өчен В.И.Качалов исемендәге Рус Зур драма театры артистлары Павел Лазарев (Том Сойер), Виктор Шестаков (Гек Финн), Славяна Кощеева (Бекки Тэтчер) бүләкләнде.


Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе белән театр сәнгатендәге казанышлары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, театраль гаилә, Татарстанның атказанган артистлары Алсу һәм Рамил Вәҗиевләр бүләкләнде.


«Сəхнə» журналының махсус бүлəге белəн Туфан Миңнуллинның «Əлдермештəн Əлмəндəр» спектаклендə Əҗəл ролен иҗат итүе өчен Т.Миңнуллин исемендəге Түбəн Кама Татар дəүлəт драма театры артисты Хөсəинов Алмаз Минсəгыйрь улы бүлəклəнде.


Татарстан Республикасы Театр эшлеклелəре берлегенең «Иҗади командировка» махсус бүлəге белəн Яр Чаллы Татар дəүлəт драма театры артисты Фахертдинов Рəзил Ринат улы бүлəклəнде.


Татарстан Республикасы мəдəният министрлыгының махсус дипломы белəн Əлмəт Татар дəүлəт драма театрында «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен сəхнəлəштерүлəре өчен авторлар – Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр; рəссам – Лилия Имаметдинова; композитор – Эльмир Низамов бүлəклəнде


Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Өмет” махсус дипломы белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Кәрим Галеев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының “Сөембикә” (Р.Әхиярова) спектаклендә катнашканы өчен Арслан Сибгатуллин,  “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Аркадий Кузнецов, “Живой город” заман сәнгатен үстерү Фондының «Анна Каренина» (Л.Н.Толстой) спектаклендә катнашканы өчен Эльдар Гыйниятов, Г. Тукай исемендəге Əтнə Татар дəүлəт драма театрының «Бəхет кошы» (М.Метерлинк) спектаклендə катнашуы өчен Мəдинə Хəкимова, Г. Тукай исемендəге Əтнə Татар дəүлəт драма театрының «Бəхет кошы» (М.Метерлинк) спектаклендə катнашуы өчен Булат Мөхəммəтҗанов бүлəклəнде.


Казан Мэриясенең махсус бүләге белән “Живой город” заман сәнгатен үстерү фондының “Угол” иҗат лабораториясе белән берлектә куелган «Мергасовский» спектакле бүләкләнде.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр