ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Татарстанда Нурлат һәм Арча районнарында ташу баскан урыннардан су чигенә 

 

Татарстанда Нурлат һәм Арча районнарында ташу баскан урыннардан су чигенә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

 

Үрнәк бистәсендәге күпер өстендә суның биеклеге хәзер 30 сантиметр тәшкил итә. Бу 12 апрельгә караганда, ике тапкыр кимрәк. Кәче авылы юлы хәзер 70 сантиметр су астында тора, 15 апрельдә ул 180 сантиметрга җиткән иде. 

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, язгы су күтәрелү Нократ һәм Иж елгаларында дәвам итә. Анда су кереме узган тәүлек эчендә 6 сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр тәшкил иткән. 

 

Татарстанның калган су полосаларында язгы ташу дулкынының кимүе теркәлә. 16 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, елгаларда су дәрәҗәсе су баса торган урыннардан түбәнрәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр