ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев: Сүздән гамәлгә күчәбез


Татарстан көннәре Уфа каласының 84 мәктәбендә язучылар белән очрашудан башланып китте. Әдипләр әлеге чарада моннан 30 ел элек Уфада Татарстан әдәбият һәм сәнгать көннәренең бик зурлап үткәрелүен искә алды. Быелгысында исә мәдәни чаралар гына түгел, мәгариф, сәламәтлек, икътисад һәм башка өлкәләрдә фикер алышу, килешүләр төзү күз уңында тотыла. 


84 нче татар гимназиясе кай ягы белән үзенчәлекле соң? Уку йортының директоры Равил Идрисов әйтүенчә, бу – Уфадагы иң зур татар гимназиясе. Ул 1987 елда ачылган, 2004 елда гимназия статусын алган. Биредә 51 сыйныф бар, җәмгысе 1396 бала белем ала. Шуларның 659 ы татар, 605е рус, 67 се башкорт милләтеннән.


Гимназиядә космик технологияләрне укыту процессына кертү мөмкинлеге биргән Роскосмос кабинеты бар. Ул БДУның космик хезмәтләр үзәге белән берлектә оештырылган. География һәм информатика укытучысы Валерий Александрович әйтүенчә, дәрес вакытында медиакүперләр оештырыла. Тиздән Татарстанның бер мәктәбе белән дә видеоэлемтәгә чыгарга ниятлиләр.


Биредә башкорт теле дәүләт теле буларак укытыла, татар теле туган тел дәресе булып керә. Калган фәннәр урыс телендә укытыла. Балалар моннан тыш инглиз һәм немец телен өйрәнә. Мәктәп директоры, күбрәк тел белгән баланың сәләтләре дә күбрәк ачыла, алар БДИны да яхшырак бирә, диде. Сүз уңаеннан, татар теле дәреслекләре гимназиягә Татарстан китап нәшриятыннан кайтарыла.


Очрашуда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, халык шагыйрьләре Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ катнашты. Данил Салихов балаларны Казан федераль университеты белән берлектә үткәрелгән бөтенроссия “Илһам” әдәби бәйгесендә катнашырга чакырды.  “Быел төрле төбәкләрдән 1600 дән артык бала катнашты. Сәләтле балаларга югары уку йортлары ишекләрен ачу өчен менә дигән мөмкинлек бу”, – диде Данил Салихов.


Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев та бар иде. Ул Башкортстанда үткән Татарстан көннәрен яңалык түгел, элек булган матур гадәтне торгызу дип белдерде:
– Мин бу чараны сүздән эшкә күчү гамәле дип саныйм. Әдәбиятны гына алсак та, без Татарстанның күпчелек иҗат әһелләрен белеп тә бетермибез. Хәзер ике якта да кызыксыну барлыкка килер, ике халыкның уртак проектлары, китаплары нәшер ителер дип өметләнәм. Һәрхәлдә, рухи дуслык күперебез тагын да ныгыр дип уйлыйм. Ике халык бер-берсенең сүзләрен дә, күңелен дә борын-борыннан тәрҗемәсез аңлый.



Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр