ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы "Горки" полиция бүлеге җитәкчесен тоткарлау турында аңлатма бирде 

 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанның "Горки" полиция бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазовны тоткарлау турында аңлатма бирде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 

 

"16 апрельдә "Вазифаи вәкаләтләрен арттыру" маддәсе буенча җинаять кылуда шикләнеп "Горки" 8 номерлы полиция бүлеге җитәкчесе тоткарланды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәрен тоткарлауның барлык нечкәлекләрне дә өйрәнү өчен комиссия төзелде", - дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. 

 

Полиция хезмәткәренең гаебе исбатланган очракта, аны эчке эшләр органнарыннан эштән азат итәчәкләр, закон буенча җәзага тартачаклар. Моннан тыш, Рафаэль Габбазовның турыдан-туры җитәкчеләрен дә дисциплинар җаваплылык көтә.

 


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр