ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

◄ башка яңалыклар

“Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү өчен яхшы мәйдан”

 

Казанда Ислам хезмәттәшлеге илләре яшь эшмәкәрләре форумы кунакларын сәламләделәр.

 

“IT-парк” технопаркында Ислам хезмәттәшлеге илләре һәм Россия төбәкләре яшь эшмәкәрләре форумы башланды. Казанда мондый чара быел бишенче тапкыр үткәрелә. “Без сезне барыгызны да биредә сәламләргә бик шат. Җыен барыбыз өчен дә файдалы узачак дип ышанам”, – диде ачылыш тантанасында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов.

 

Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина үз эшен башлап җибәрүчеләргә киңәшләр дә бирде. Иң мөһиме – үзең башкарган эшкә ышанырга, үзеңне һәм командаңны контрольдә тотарга, яңа танышлар ярдәмендә чикләрне киңәйтергә омтылырга. “Вакытыгызны биредә үткәргәнегез өчен рәхмәт. Чөнки вакыт ул – төп инвестиция. Казанда исә эшмәкәрлек рухы бар. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү өчен бик яхшы мәйдан”, – диде агентлык җитәкчесе.

 

Быел форумда 30 ислам дәүләтеннән һәм ил төбәкләреннән 140ка якын кеше катнаша. Ливаннан Эдвард Бетар җыенда катнашучыларга махсус кушымта тәкъдим итәргә җыена. Ул чүп җыюга бәйле. Кушымта ярдәмендә йорт хуҗаларыннан чүп турында гаризалар кабул итәләр дә аларны тиз арада чүп-чар эшкәртү заводларына җибәрәләр. Кушымтада 5 меңнән артык кеше теркәлгән инде. “Бизнес өлкәсендә социаль проектлар да әһәмиятле урын алып тора икәнен дәлилләп күрсәтергә телим. Казанга килүемә бик шат. Форум  ул – яңа танышулар һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен бик яхшы мөмкинлек”, – ди эшмәкәр.


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр